news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авылча бәрәңге пешерү рецепты

news_top
Авылча бәрәңге пешерү рецепты
Гөлүзә Василова

Бәрәңге алган вакытта, вакларын тәмле итеп пешереп ашау өчен, гади генә рецепт тәкъдим итәм.

Яңа бәрәңгене әрчеп тормасагыз да була, яхшылап юу да җитә. Гади яки сырлы махсус пычак белән икегә кисәргә.

Майонезга кибет каймагы кушарга, сарымсак сытарга, тоз, борыч сибәргә, яратсагыз, тәмләткечләр дә салырга мөмкин. Яхшылап болгатырга, һәм соус әзер.

Бәрәңгеләрне соуска салып болгатырга, табаны майларга һәм киселгән ягы белән аска каратып тезеп чыгарга.

200 градуска кадәр кызган духовкада 30-45 минут пешерергә.

Табынга яшелчә, төрле салат, соуслар белән бирергә була.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар