Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл йортларыннан ковидлы мәетләр чыга, зиратлар тула...

Мәкерле коронавирус турында уйлануларым.

news_top_970_100
Авыл йортларыннан ковидлы мәетләр чыга, зиратлар тула...
Владимир Васильев

Беркөнне машинада рульдә өйгә кайтып барам. Радиодан талгын гына музыка агыла. Көй бетүгә, көн яңалыкларын сөйли башладылар. Хәбәрләр ковидтан башланды. Сан белән әйтеп, фәлән кеше үлгән, фәлән кеше авырый, фәлән хәтле кеше прививка ясаткан... Үзем рульдә, күзем юлда, күңелдә ковид белән авырган танышларымны, туган- тумача, дус-ишләрне барлыйм. Безгә короновирус шулкадәр якынлашкан, таныш-белешләр арасында киң җәелгән. Ике яктан да әти-әни авырды, апа-абыйлар, эне-сеңелләр арасында да бирешүчеләр булды, күршеләрем арасында да бихисап. Инде соңгы ике ел дәвамында һәр көнне телдән төшмәгән, стресс хәлендә тоткан ковид нык якын булып чыкты. Әйтерсең лә, ишек төбендә үзе басып тора. Шулчак күңелдән коточкыч хәлдә икәнемне аңлап алам.

Янәшәдәге даруханәгә юл тоттым. Анда да һавада әйтерсең лә вирус микроблары оча иде. Һәркайсы төчкерә, йөткерә. Бу даруханәдән ничек чыгып сызганымны үзем дә сизмәдем. Киттем икенчесенә, ай-яй күп икән авыручылар, дим аптекада сатучыга. Әйтеп бетергесез, ди ул. Чирдән саклану чарасы буларак, ул миңа витаминнар комплексы һәм С витамины аеруча зур дозалы препаратлар бирде. Алдым да, даруханә ишеге төбендәге антисептикка тотыныргамы, тотынмаска да карап тордым. Кем генә кермәгән дә, кем генә кулланмаган бит...

Каршыма күршем килеп чыкты. Төс-кыяфәте беткән, тәне ап-ак, күзләре моңсу, үзе авыру. Ул миңа үзенекен бәян итте.

Бөтен дөнья буенча киң таралган чир миңа да эләкте. Шәһәр, авылларда авыручылар бик күп шул. Шуңа күрә, тәгаен кайда йоктырганымны әйтә дә алмыйм. Үземчә, эшкә барганда автобустадыр дип уйладым.

Башта тән, буыннар сызлавына түзә алмыйча йөрдем. Аннан хәлсезләнә башладым. Борыннан шукадәр көчле акты, күзләрем кызарды, яшьләнде, тамагым шеште. Башым нык авыртты. Өч көн дәвамында шушы симптомнар артканнан-арта баргач, инфекцион хастаханәгә юл тоттым. Шунда табиблар бер кат карап чыккач, анализлар алгач, нәтиҗәләре буенча миндә ковид икәнен ачыкладылар. Шуннан соң өйгә кайтып, участок табибын чакырттым. Ул вируска каршы һәм кан куеруга каршы препаратларны бирде.

Тамакка гел ашап булмады. Ул арада эч китә, укшыта. Аппетит юк, бернинди ис, тәм сизмим. Бик читен булды. Ул арада температура, хәлсезлек. Яшиселәр килми башлады. Авыру бик озакка сузылды. Инде бер ай. Күрәсең, яшь тә бар, хроник авырулар булуга да бәйледер. Кан басымы күтәрелеп кенә тора. Әле дә буыннар сызлавына түзеп булмый. Сулавы читен. Озак йөреп булмый. Бу симптомнар иремдә дә кабатланды, вирус аңа күчте. Ул пневмония белән хастаханәдә ятып чыкты. Вирус балаларга да күчте. Икесе дә нык чирләделәр. Дөрес, аларның анализлары короновирусны күрсәтмәде.

Хәзер инде гел сакланырга тырышам. Яңадан авырыйсым килми. Масканы да киям, кулларны да сабын белән, антисептик белән ешрак юарга тырышам. Автобуска кергәндә дә игътибар итәм, масканы дөрес итеп кимиләр, борынны каплап кияргә кирәк. Аннан соң, минем уйлавымча, пычрак куллар белән беркайчан да бит, күзләрне тотмаска тырышырга кирәк, - диде күршем.

Кешелеккә әлеге афәт ни өчен бирелгән? Без күрмәгән, белмәгән чир бит бу. Кайчан да булса бу афәт бетәр дип, алга таба өмет белән карыйбыз. Элеккеге тормышка кире кайтасым, өч елны сызып ташлыйсы килә.

Күз алдыма авылыбызның зираты килде. Зират безнең якка кайтканда зур юлдан ерак урнашмаган. Элек андагы каберләр агачлар арасыннан күренми дә иде. Быел исә, әле соңгы кайтканда игътибар иттем, яңа каберләр күбәйгән, алар инде зур юлга терәлеп диярлек тора. Сугыш та түгел, югыйсә...

Элек сугыш вакытында авылдагы һәр йорттан фронтка киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган ирләр күп булган. Хәзер авыл йортлары капкаларыннан ковидлы мәетләр чыга. Беркемне дә жәлләми ул. Үлүчеләр саны көннән-көн арта. Статистика шуны раслап килә. Ахырзаман алдыннан кешеләр күпләп һәлак булыр, дип сөйләнер иде әби. Әллә сүзләре рас микән...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100