news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл янындагы урманда гөмбә җыючы өч кешегә аю һөҗүм иткән

news_top
Авыл янындагы урманда гөмбә җыючы өч кешегә аю һөҗүм иткән
Фото: © "Татар-информ"

Красноярск краенда гөмбә җыючы 3 кешегә аю һөҗүм иткән. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән РЕН ТВ яза.

«Өч ир-ат Имисское авылы янында урманда гөмбә җыя була. Ике кеше имгәнә», – диелә хәбәрдә.

Ир-атларның берсенең мылтыгы була. Аюны мылтыктан атып кына куркытканнар.

Июль азагында Тула өлкәсендәге зоофермада аю кечкенә кызга һөҗүм иткән булган. Баланы анасы коткарган. Әни кешенең кулларындагы сеңерләренә зыян килгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар