Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл янындагы сулыкта баткан машинада ике ир-ат һәм эт табылган

news_top_970_100
Авыл янындагы сулыкта баткан машинада ике ир-ат һәм эт табылган
Фото: surb.sledcom.ru

Башкортстанның Иглин районындагы Веселый авылында машина эчендә 2 ир-ат һәм эт мәете табылган. Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Ир-атларга 53 һәм 55 яшь. Тикшерү белешмәсе буенча, 25 апрельдә иртән аларны «ВАЗ-21150» машинасы эчендә табалар. Машина сулыкка төшеп баткан. Салонда эт тә була. Аларның барысында да машинадан чыккан газлар белән агулану билгеләре ачыклана.

Урынга тикшерүчеләр килгән, экспертизалар билгеләнгән. Тикшерү бара.

«Башинформ» үз чыганакларына сылтама белән хәбәр иткәнчә, ир-атлар хәмер эчкән булуы ихтимал. Машинада хәмер шешәсе табылган.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 апрель 2024
    Исемсез
    Эт кызганыч
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100