Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл янында ут капкан коры үләнне сүндергәндә волонтер ир-ат машина эчендә янып үлгән

Бара торган машинага ут капкач, йөртүчене туган абыйсы коткарырга маташа, тик үзе дә пешеп бетә.

news_top_970_100
Авыл янында ут капкан коры үләнне сүндергәндә волонтер ир-ат машина эчендә янып үлгән
Оренбург өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Оренбург өлкәсенең Новосергиевский районындагы Роптанка авылы янында табигый янгын сүндергәндә 46 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу турыда РИА56 сайты хәбәр итте.

Мәрхүм ир-ат Среднеуранск авыл советы башлыгы Михаил Сыврачевның бертуганы була. 

Роптанка авылы янында коры үләнгә ут каба. Бирегә янгын сүндерүчеләр һәм берничә авылдан волонтерлар килә. Һәрберсе үз участогын сүндерә. 

Кызганычка каршы, ирекле дружинаның машина йөртүчесе Алексей Сыврачев һәлак була. Барган килеш аның машинасына ут каба. Алексей чыга алмый, аңа абыйсы булышырга тырыша. Ләкин ялкын аның үзенең машинасына да күчә. Михаил туганын коткара алмый. Ул үзе дә пешеп бетә, хәзер хастаханәдә дәвалана.

Новосергиевский районы башлыгы Александр Лыков хәбәр иткәнчә, ул мәрхүмнең туганнары белән очрашкан. Җирләү эшләрен муниципалитет үз өстенә алган.

Мәрхүм Алексейның хатыны, кызы һәм оныклары ятим калган. 46 яшьлек ир-атны авылдашлар бик хөрмәт иткән. Ул ирекле янгын сүндерүчеләр командасында эшләгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100