Ленинград өлкәсендә 4 яшьлек малайны елан чаккан, бала реанимациядә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
13 июльдә Запорожский авылы тирәсенә урманда йөргән чакта, баланы елан чага.
«Петербургта яшәүче 4 яшьлек малай әнисе белән урманда йөри, шунда аның аягын елан чага», – дигән РЕН ТВ чыганагы.
Әни кеше баланың аягы шешүен күреп ала һәм хастаханәгә алып бара. Сабыйны реанимациягә салганнар. Хәзер ул авыр хәлдә, диелә хәбәрдә.