news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл янында фаҗига: зур тизлектә барган җиңел машина тракторга бәрелгән, алты кеше һәлак

news_top

Иркутск өлкәсендә җиңел машина зур тизлектә барган килеш тракторга бәрелгән. Алар районының Ныгда авылы янындагы бу фаҗига узган төндә булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы баш идарәсе белешмәсе буенча, авария Черемхово – Голуметь – Онот юлы тирәсендә була. Кулдан ясалган тракторның йөртүчесе һәм 4 пассажиры һәлак була, җиңел машина йөртүчесе «ашыгыч ярдәм» машинасында үлә.

Ведомство белешмәсе буенча, «Лада Гранта» машинасын йөртүчесе трассада зур тизлектә куып бара һәм алдыннан бара торган тракторга килеп керә.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар