Авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә: «Мин монда сатучылар белән бергә таңны каршылыйм»
Һәр шимбә саен Казанда махсус билгеләнгән мәйданчыкларда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Шундый ярминкәләрнең берсендә «Казанские ведомости» журналисты да булды.
Ярминкә мәйданында кеше күп. Монда, гадәттә, даими сатып алучылар килә. Базардагы азык-төлекне кибеттә табып булмый ди алар.
Казанлыларны авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә нәрсәләр җәлеп итә? Күпләргә бит ярминкә мәйданчыкларына җәмәгать транспортына утырып барырга туры килә.
– Мин бүген монда инде икенче тапкыр, – ди бер сатып алучы.
Мин сәгатькә карадым: иртәнге 10 тулып килә. Минем аптыраган карашымны күргәннән соң, пенсионер Ләлә апа сөйләвен дәвам итте:
– Мин бит ярминкәдә сатучылар белән таңны каршылыйм! Балачактан ук хәтерлим – безнең гаиләдә туган авылыбыздан Казанга ярминкәгә бару традициясе бар иде. Әти миңа тәмле әйбер сатып ала иде. Шул вакыттан бирле мин ярминкәне бәйрәм кебек көтәм. Базарны да яратам, ләкин анда кибеттәге кебек – бер үк әйбер, ә монда бөтенләй башка атмосфера. Күпләр үзләре күңел биреп үстергән әйберләрне сата. Кайбер сатучыларны инде беләм, яңа очрашуларны түземсезлек белән көтеп торам. Таң атканда, ветеринария хезмәте китеп сәүдә башлангач, иң яхшы, иң тәмле ит кисәген сайларга мөмкин. Сатып алган әйберләремне өйгә алып кайтам, ял итеп алам, чәй эчәм, һәм тагын чыгып китәм. Менә хәзер инде рәтләрдән ашыкмыйча гына йөрим. Ябылыр алдыннан сатулашып та була, бәяне төшерергә дә мөмкиннәр. Мин сыйфатка әһәмият бирәм. ГМО һәм консервантлардан бик куркам. Сез дә беләсездер, саклау вакыты никадәр кыска булса, сыйфатлы продукт сатып алу мөмкинлеге шулкадәр күбрәк. Белгечләр нәрсә киңәш итә? Озак саклана торган ризыкларны алмаска, димәк, аларга төрле «химия» тутырылган, – дип сөйли пенсионер ханым.
Безнең сөйләшүне ишеткәч, каз-үрдәкләр сатучы ханым безгә: «Карагыз, нинди матур казлар! Кичә генә йолкыдык», – дип дәште. Һәм чыннан да, киштәдә берсеннән-берсе матур каз түшкәләре ята иде. Бәяләре язылмаган. Сатучы әйтүенчә, аларның килограммы 580 сум тора. Сәүдә рәтләре буйлап йөргәндә, килограммын 600 сумга сатучыларны да күрдем, үрдәкләрне килограммын 500 сумнан тәкъдим итәләр.
Алга таба барам. Күркә ботларының килограммы 560 сум, сөяксез ите 520 сумнан сатыла. Өйдә үстерелгән тавыкның килограммын 350 сумнан сатып алырга мөмкин. Сөякле сыер ите 460-480, сыер бавыры 320 сум тора.
– Бүген яхшы сатыла, – ди сатучы Марина. – Иртәдән үк халык килә. Сатып алучылар «үзебезнеке», даими, шуңа күрә зарланмыйбыз.
Ысланган ит ризыклары яныннан туктамыйча узып китү мөмкин түгел. Алардан шулкадәр тәмле ис килеп тора. Килограммы 480 сумнан сарделька, килограммы 850 сумнан деликатес сыер ите тәкъдим итәләр. Австрия казылыгын 530 сумга, крестьян казылыгын 720 сумга сатып алырга мөмкин.
Шунда ук сыр ята: «Тильзитер» 450 сумнан, «Российский» 420 сумнан, «Монастырский» 550 сумнан.
Янәшәдә – тозлы һәм маринадланган әйберләр павильоны. Помидор, кыяр, төрле салатлар, спаржа, әче борыч. Бәяләргә килгәндә, килограммы 300 сумнан башлана.
Алга таба барабыз. Кызыл, сары, яшел алмалар – аларны 90, 100, 120 сумнан саталар. Бәрәңге монда 18 сум тора, суган 20, кишер һәм чөгендер 25 сумнан, төрле зурлыктагы кабаклар 30 сумнан сатыла. Яшеллек артыннан иртәрәк килү яхшырак, баулар белән бәйләнгән укроп, кинза, петрушка тиз сатылып бетә икән.
Яшь бер сатучы миңа пластик кашык сузды, анда ниндидер таралып торган ак әйбер иде. Май. Авызда эри, һәм чәчәк исле җәй искә төште. Иписез дә яхшы бара. Бәясе белән кызыксындым. 300 граммлы банкаларны 280 сумга, 900 граммлысын 500 сумга сата.
Ярминкәдә балык та күп: гигант судаклар да, арзанлы вак балыклар да. Судакны килограммын 320 сумнан сатып алырга мөмкин, карпны 330 сумнан тәкъдим итәләр, эре гибрид 140 сум тора, семга 950 сум, тунец 295 сум, лосось 300 сум. Ә менә чуртаннан ясалган аппетитлы котлетлар – 200 сум, клярда балык – 450 сум тора. Горбушаны 310 сумга саталар.
Монда пешкән ризыклар да сатып алырга мөмкин: пироглар, печенье, перәннекләр, балачактагы кебек тәмле хәлвәләр. Ярминкәне балсыз күз алдына китереп булмый: әйтик, юкә балының килограммы 400 сум тора, кәрәзле бал савытларга салынган, алар 200 сумнан.
Ярминкәдә азык-төлек кенә түгел. Менә Кукмара итекләре. Әйе, заманча продукцияләрен итек дип әйтеп тә булмый. Хатын-кызларга үкчәле аяк киемнәренә кадәр бар. Ир-атлар өчен дә күңелгә ошаганын табып була, шнурлы һәм шнурсыз, биек һәм кыска. Мондый аяк киеме уртача 5 мең сум тора.
Биредә балалар һәм өлкәннәр өчен 200-300 сумга йон оекбашлар да бар. Янәшәдә генә юка оекбашлар да саталар, аларның 5 парын 200 сумнан бирәләр.
Журналлар белән киоск та күзгә чалынды: сканвордлар, кроссвордлар, төрле «серләр», йолдызнамәләр, барысы да 15-20 сумнан. Яңа номерлары һәм элегрәк чыкканнары да бар. Киоск янындагы ир-ат моңа бик шатланды. Күп итеп җыйды, башка урыннарда аларның 2 тапкыр кыйммәтрәк булуын әйтте.
– Июнь журналы булса ни? – дип елмая сатып алучы, журналларын пакетка тутырып. – Кышкы кичләрдә шөгыль булачак.
Исегезгә төшерәбез: авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен шимбә көннәрендә иртәнге сәгать 6дан төшкә кадәр эшли, кайбер әйберләрне соңрак та сатып алырга мөмкин. Быел Казанда сәүдә өчен 15 мәйданчык билгеләнде. Барлык продукция санитар һәм ветеринария контроле белән тикшерелә, дип ышандыра шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.
Ярминкәләр түбәндәге адреслар буенча үтә:
Авиатөзелеш районы:
Ленинград урамы, 27;
Дементьев урамы, 7;
Гудованцев һәм Беломорская урамнары киселеше, 69.
Вахитов районы:
Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше, 53;
Чехов урамы, 2.
Киров районы:
Кызыл Кокшай урамы, 150/2;
Революция урамы, 12;
Батыршин урамы, 20.
Мәскәү районы:
Ш.Усманов урамы, 1.
Яңа Савин районы:
Ямашев проспекты, 71а;
Академик Лаврентьев урамы, 10.
Идел буе районы:
Р.Зорге урамы, 66, корпус 1;
Ю.Фучик урамы, 72.
Совет районы:
Аграр урамы, 2;
Липатов урамы, 7.
«Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләр өчен авыл хуҗалыгы ярминкәләре «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында уза.
Язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә Татарстан халкы 1029,4 тонна яшелчә, 106,2 тонна сөт һәм 360,6 тонна ит сатып алган.
«Казанские ведомости»дан тәрҗемә ителде. Авторы Виктория Осинина