Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә мобилизациядән бронь бирергә тәкъдим иттеләр

news_top_970_100
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә мобилизациядән бронь бирергә тәкъдим иттеләр
"Татар-информ" архивы

Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә махсус операциядә катнашуга бронь кертергә мөмкиннәр. Бу хакта Свердловск өлкәсеннән Дәүләт Думасы депутаты Максим Ивановка сылтама белән nakanune.ru сайты яза.

Максим Иванов илнең сәнәгать оешмалары хезмәткәрләренең 10 процентына бронь бирү турында инициатива булуы турында әйткән булган. Хәзер ул авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче ир-атлар турында чыгыш ясаган.

Депутат үзенә килгән бер мөрәҗәгатьне мисал итеп китергән. «Колхозда кеше болай да җитми иде, өстәвенә мобилизация алып китте. Әле кышын ничек тә эшләдек, әмма хәзер борын төбендә чәчү тора. Басуларны кем сукалаячак? Хатын-кызлармы? Военкоматка мөрәҗәгать иттек, алар кулларын гына селти», – дип язган депутатка Уралдагы бер авылда яшәүче хатын-кыз.

Депутат бу кисәтүнең шактый урынлы булуын әйтте, ә мәсьәләне Аграр мәсьәләләр буенча дәүләт комитетында күтәрергә кирәк, ди ул.

Максим Иванов рәсми рәвештә эшкә урнашмаган кешеләрне беренче чиратта мобилизацияләргә тәкъдим итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100