news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл хуҗалыгы министрлыгының элеккеге түрәсен 3 елга колониягә хөкем иттеләр

news_top

Казанның Вахитов районы судында Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы нәсел эшләре буенча идарәнең элеккеге җитәкчесенә карата хөкем карары чыгарылды. Аны вазифаи вәкаләтләрен арттыруда гаепле дип таныдылар һәм 3 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр. Бу хакта «Татарстан-24» хәбәр итә.

Суд ачыклаганча, ул 3 эпизод буенча вазифаи вәкаләтләрен арттырган. Аның гамәлләре җитди нәтиҗәләргә китергән – гомуми зыян якынча 18 миллион сум тәшкил иткән. Махинацияләр Казан ипподромына атлар сатып алу белән бәйле булган.

Шул ук вакытта суд түрәгә бары тик бер эпизод өчен генә җәза билгеләгән. Җәза билгеләү вакыты чыгу сәбәпле, ул калган ике эпизод өчен җаваплылыктан азат ителгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар