Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл халкын йортларын саклау өчен үзләре төзегән дамбаны җимерергә мәҗбүр иткәннәр

news_top_970_100

Түрәләр Төмән өлкәсендәге Пахомовка авылы халкының йортларын су басудан саклау өчен үзләре төзегән дамбаны җимерергә мәҗбүр иткән. «Наш город» басмасы хәбәр иткәнчә, авыл халкы балчык тутырылган капчыклардан дамба ясап су басудан сакланырга булган. Тик моны юкка эшләүләрен аларга шул ук көнне аңлаталар. Бу хакта Daily Карелия сайты яза.

Фото: © Елена Казакова / nashgorod.ru

«Пахомовка авылы советы администрациясе капчыклар һәм ком бирде. Без җитмәгән кадәр капчыклар салып алдык, өстәп полиэтилен да алдык, 5 машина балчык алдык. Эшләп куйдык. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан майор Бадамшин килде һәм «яхшылык белән кире сүтеп ташларга» кушты. Чөнки без, саксызрак кыланып, дамбаның бер читен аның кул астында эшләгән бер кешенең өе янына өйгәнбез», – дип сөйләгән авылда яшәүче Елена Казакова.

Елена сүзләренчә, өйдә беркем дә яшәми, шуңа күрә, тулы бер авылны коткару өчен 2017 елда болай да су баскан буш йортны корбан итү идеясе халыкка яраклы булып тоелса да, майор алай уйламый. Нәтиҗәдә, экскаватор яллап, өй яныннан балчыкны эттерергә туры килә.

Фото: © ЧП / ДТП Златоуст

«Дөресен әйткәндә, кичәге хәлләрдән соң, үзебезне коткару өчен ни дә булса эшләү теләге бөтенләй юк. Без шок хәлендә. Су басу зонасындагы башка авылларда яшәүчеләргә үз куллары белән дамба төзегәнче, әйбәтләп уйларга киңәш итәм. Берәр түрә табылып, аны кире җимертергә дә мөмкин», – дигән Елена.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100