Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыл халкы зарлана иде». Дуңгыз көтүе өлкән яшьтәге ир-атны талап үтергән

news_top_970_100
«Авыл халкы зарлана иде». Дуңгыз көтүе өлкән яшьтәге ир-атны талап үтергән
"Татар-информ" архивы

Иркутск өлкәсендә бер ир-атны дуңгызлар талап үтергән. Дуңгызларның хуҗасы исә җинаять җаваплылыгыннан котыла алган, аны исә мәҗбүри дәвалануга озатканнар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Әлеге коточкыч хәл Тельма бистәсендә була. 30 дуңгызны көтүче ир-ат йоклап китә һәм хайваннар үзләре генә йөри. Алар чит кеше участогына керә. Участок хуҗасы сәнәк тотып, дуңгызларны куып чыгармакчы була. Шул чакта бер дуңгыз бу кешенең аягын тешли. Өлкән яшьтәге ир-атның аягындагы артериясе яралана, ул берничә сәгатьтән соң кан югалтудан үлә.

Дуңгыз көтүенең шулай иректә йөрүенә моңа кадәр дә зарланган булганнар. Ләкин штрафлар да, участковый белән әңгәмә дә булышмый – көтүче терлекләрне иреккә җибәрүен дәвам итә.

«Суд ир-атны җинаять җаваплылыгыннан азат итте, аңа медицина характерындагы чара күрелә – ул психиатрия ярдәме күрсәтә торган оешмага мәҗбүри дәвалануга озатыла», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100