Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл халкы шок кичерә: Мәктәп директоры машинасы белән коймага бәрелеп үлгән

news_top_970_100
Авыл халкы шок кичерә: Мәктәп директоры машинасы белән коймага бәрелеп үлгән
Фото: https://vk.com/34mvd, Волгоград өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы

Волгоград өлкәсендә 49 яшьлек ир-ат авариядә һәлак булган. Якынын җирләп кайтып килгәндә, рульдә килеш аның хәле китә. Машина коймага бәрелә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Слащево авылы директоры булып эшләгән Сергей Сиволюбов 21 мартта һәлак була. Ул туганын җирләп кайтып килгәндә трассада авариягә очрый.

Сергей Сиволобов Слащево станицасында туып-үскән. 25 ел гомерен балалар белән эшләүгә багышлаган.

«Сергей Васильевич бик мәрхәмәтле, ярдәмчел иде. 9 ел директор булып эшләде. Хатыны – математика укытучысы. Алар бергәләп балаларга белем бирәләр иде», – ди хезмәттәшләре.

Фаҗига буласы көн алдыннан Сергей хатыны белән бергә хатынының анасын җирләргә бара. Хатыны калып торырга уйлый, мәктәп директоры исә эшкә ашыга – ул сынау имтиханнары алырга тиеш була. Ул бик җаваплы иде, эшен яратты, ди танышлары.

Полиция белешмәсе буенча, 17.30 сәгатьтә «Киа Соренто» белән идарә итүче ир-ат «Волгоград – Каменск-Шахтинский – Луганск» юлының 39нчы километрыннан бара.

«Идарәсен югалта, юлдан төшеп китә һәм бер йорт коймасына бәрелә. Машина йөртүче урында ук үлә», – дигәннәр Эчке эшләр министрлыгында.

Станица халкы яраткан мәктәп директоры үлүен белгәч шок кичерә. Аны бар кеше дә талантлы, балаларга иҗатта ярдәм итүче, үзе дә гармунда уйнаучы, җырлаучы буларак белә. Өендә хезмәт сөючән була – зур булмаган хуҗалык тота, гади, тыйнак тормышта яши.

Сергейның кызы бар, күптән түгел оныгы туган. Ата-анасы да исән – алар гади эшчеләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100