Кечкенә авылларда йортлар шулкадәр якын урнашкан инде: кайчакта күршеләр бер-берсенең пышылдап сөйләшкәнен дә ишетеп тора.
Фатиха әби белән Сабир бабай да шулай күршедә генә яшиләр. Өйләре тәбәнәк кенә койма белән аерылган, икесенең дә киртәләре авып төшкән, буяулары коелган, бакчаларын ромашка чәчәге баскан. Картлар бер-берсеннән аерылышмас. Иртән Сабир карт, таякка таянып, Фатиха өенә бара, карчык исә бу вакытта өстәлгә чәйнек һәм ике чынаяк тезә башлаган була. Алар утырып, яшьлекләрен искә төшерә, үзләренчә шаяртып, көлешәләр, кайчак дәшми дә утыралар, ләкин аларның тынлыгы иске юрган кебек – җып-җылы була.
40 еллар элек Сабир – озын буйлы, шаян егет, Фатиха исә озын толымлы, чая кыз иде. Аларның яшьлек мәхәббәте бик кайнар булды: елга буенда яшерен очрашып йөрделәр, авыл бәйрәмнәрендә биеделәр, киләчәк турында хыялландылар. Ләкин тормыш барысын да үзенчә хәл итте.
Фатиханы әти-әнисе шәһәргә алып китте, Сабирны армиягә алдылар, һәм егет белән кызның юллары аерылды. Еллар үтте, икесе дә гаилә корды…
Тик язмыш, шаярткандай, Фатиха белән Сабирны кабат авылга кайтарды, алар кабат күршедә яши башладылар. Тик чәчләргә чал төшкән, аркалар бөкрәйгән инде.
Шаян Сабир белән чая Фатиха икесе дә тол калды, гүя алар барыбер бергә булырга тиеш… Ялгыз ир белән ялгыз хатын, авылга кайтып, күрше өйләрдә төпләнде. Фатиха күршесен бәлешләр белән сыйлады, Сабир су ташырга ярдәм итте. Алар бергәләп капка төбендә песиләр ашаттылар, ә кичләрен, өй янындагы эскәмиягә утырып, кояш баеганны күзәттеләр.
Яшьлек мәхәббәтенең ялкыны сүрелгән, ул тын һәм сабыр яратуга әверелгән иде, картлар сабыр гына көн итте, бер-берсен кадерләп торды. Кое кебек тирән хисләрдә сагыш та, ярату да бар.
Әйткәнемчә, авылда бөтен кеше бер-берсенең нишләгәнен белеп, күреп тора, пышылдап сөйләшсәң дә, авылның икенче очында ишетелер… Фатиха әби белән Сабир бабайның мөнәсәбәтләре дә күрше-күләнгә тынгы бирми. Гаепләүчеләр табыла.
«Картаеп беткәч, мәхәббәт уйныйлар, хурга калып йөриләр», – дип кибет каршында да, почта янында да, көтү каршылаганда да картларның гайбәтен саталар.
Фатиха карчык Сабир бабайны «үзләштерде» дип сөйлиләр. Имеш, чәйгә чакырып, ияләштергән. Алай гына да түгел, «авылны оятка калдыра» дип тә бәйләнүчеләр табыла. Ялга кайткан яшьләр исә картлардан көлеп сөйли.
Узган кышта кар күп яумаса да, аннан алдагы кышта бөтен дөньяны кар тутырган иде. Февраль башында Сабир бабай иртән Фатихасы янына бара алмады. Шуннан эче пошып, Фатиха әби дусты янына үзе кереп китте. Кызганычка, Сабир бабай салкын тидереп, авырып киткән: сулыш алуы да, кан басымы да начар… Карт урын өстендә ята, кыймылдый да алмый.
Фатиха карчык керә-керешкә өстеннән карларны койды, шәлен салды, пәлтәсен чөйгә элде. Бияләйләрен салып, кулларын бераз җылыткач, чал чәчле әби яшьлек дустының учларын тотып, күзләрен мөлдерәтеп карады да, иреннәрен чак кына кыймылдатып, «китмә, җаным» дип ишарәләде. Сабир карт барын да аңлады, күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Бу аңа гаять зур көч бирде. Шуннан Фатиха әби Сабирына үләннәр кайнатып эчертте, мамык шәлгә урап куйды.
Язга Сабир бабай тернәкләнде, алар кабат шаяртып, елмаеп сөйләшә башлады. Күршеләр һаман пышылдашты, ләкин картлар моңа игътибар итмәде инде. Алар әле дә үз дөньясында, картаймыш көннәрендә матур гына яратышып яшәп яталар...