Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл урамыннан баручы ир-атны ат бәреп еккан һәм тояклары белән таптаган - видео

news_top_970_100
Авыл урамыннан баручы ир-атны ат бәреп еккан һәм тояклары белән таптаган - видео
видеодан скриншот

Свердловск өлкәсенең Югары Салда авылында бер ир-ат урамнан барган чакта, аның артыннан ат килә һәм аяктан бәреп ега. Әлеге вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп алган. "Комсомольская правда" шул хакта хәбәр итте.

Видеодан күренгәнчә, ат ир кешене аяктан бәреп ега, тояклары белән таптый башлый. Узып баручы хатын атны куркыта һәм ул ир-атка һөҗүмен туктата. Ир-ат җитди имгәнгән, хәзер ул реанимациядә ята.

"Имгәнгән ир-атка җитди зыян килгән. Аның кабыргалары сынган. Хәзерге вакытта табиблар аның гомерен саклап калу өчен тырыша", - дип сөйләгән Свердловск өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте башлыгы Валерий Горелых.

Фаҗига сәбәпләрен хокук саклаучылар ачыклый. 

Авыл халкы сүзләренчә, ат көн саен шушы урында утлап йөри. Ул хуҗасыз гына була, авыл халкы аннан курка. Аларның сүзләренчә, ат моңа кадәр дә агрессив була, ул яныннан узып баручы кешеләргә һәм этләргә ташлана.

"Бер генә сорау бар - ваемсыз хуҗаны ничек өйрәтергә? Атның абсолют адекват булмавы - аның гаебе бит. Ул атны нишләтә икән - монысы да зур сорау. Ат сөйләшү ишеткәч тә калтырана, үзе бик куркак, ләкин барыбер бөтен нәрсәгә ташлана. Башыннан гына сыйпап тормыйдыр инде. Өйдән чыгарга куркыныч бит, этләр белән чыксаң аеруча да. Алар ат өчен магнит кебек, кешеләр дә шулай ук", - дип сөйли биредә яшәүче Антон.

Валерий Горелых сүзләренчә, соңгы ике тәүлек эчендә ат һөҗүм итү турында ике тапкыр хәбәр иткәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча карар кабул ителәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100