Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл урамыннан баручы дүрт кызны машина таптаган

news_top_970_100

29 июньдә Сахалиндагы Взморье авылында йөк машинасы 4 баланы таптый. 53 яшьлек йөртүче идарәсен югалта һәм юл кырыеннан бара торган балаларны бәрдерә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Долин район суды бу ир-атны сак астына алу карарын чыгарган. Аңа 29 августка кадәр арест билгеләнгән.

Төбәк прокуратурасы белешмәсе буенча, авария вакытында йөк машинасын йөртүче исерек була.

Машина бәрдергән 1 кызны табиблар карагач, өйдә дәваланырга җибәрә. Тагын 3 баланы хастаханәгә салалар. 2 кызның хәле уртача авырлыкта, өченче кызныкы – бик авыр, аны күчереп йөртеп булмый. Табиблар бу баланың гомерен саклап калу өчен көрәшә.

Машина йөртүчегә карата җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100