Авыл урамыннан баручы әбине ике овчарка талап үтергән
Әби белән урамнан баручы ике бабайны да этләр имгәткән.
76 яшьлек әбине овчаркалар талап үтергән. Фаҗига Чувашиянең Первые Вурманкасы авылында узган якшәмбедә булган. Әлеге авылда ике йөзләп кеше яши. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
Авыл урамы буйлап олы яшьтәге ике
Тавышны ишетеп, этләрнең хуҗасы йөгереп чыккан. Ул этләрне куып җибәргән. Ләкин бу вакытта әби җан биргән булган. Мәрхүмә белән баручы ике бабайны исә этләр шактый гына тешләп өлгергән.
Ветеринар киңәше буенча, этләрне кичекмәстән атып үтергәннәр. Имгәнгән
Хокук саклау органнары җинаять эше ачкан, диелгән әлеге хәбәрдә.
Россия Тикшерү комитеты әлеге урыннан видеоны Твиттерда күрсәтте.
Кавказская и среднеазиатская овчарки насмерть загрызли пенсионерку в Чувашии.
— Следственный комитет (@sledcom_rf) 18 февраля 2019 г.
Собаки набросились на троих сельчан. 76-летняя женщина скончалась, двоим мужчинам оказана помощь. Возбуждено дело, следователи допрашивают владельца собак. Животных по решению ветеринаров застрелили pic.twitter.com/USgX4Fq6vq