news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл урамындагы таудан шуганда нәни кыз үлгән

news_top
Авыл урамындагы таудан шуганда нәни кыз үлгән
Фото: https://vk.com/irk.sledcom

Иркутск өлкәсендә ясалма таудан шуганда, нәни кыз машина астына эләгеп, һәлак булган. Җинаять эше ачылган. Бу турыда «Вести» каналы Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Фаҗига 29 декабрьдә Урик авылында була.

Тикшерү версиясе буенча, 7 яшьлек кыз таудан шуып төшә һәм юлга чыга. Биредә аны «Toyota Sprinter» машинасы таптый.

Бала бик җитди имгәнә, аны Иркутск хастаханәсенә салалар. Сабый 2 гыйнварда вафат була.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар