news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл урамындагы авариядә 15 яшьлек кыз һәлак булган, аның сыйныфташы комада

Исерек машина йөртүче чыгарылыш сыйныф укучыларын көпә-көндез таптый.

news_top
Авыл урамындагы авариядә 15 яшьлек кыз һәлак булган, аның сыйныфташы комада
Башкортстан буенча ЮХИДИ

16 июньдә көндез Башкортстанның Иглин авылындагы Ворошилов урамында «Рено Логан» машинасы үсмер балаларны таптаган. 15 яшьлек кыз — тугызынчы сыйныфны тәмамлаган Лиана урында ук үлә, аның сыйныфташы комада. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

37 яшьлек ир-ат юлдагы балаларны күрми кала. Машина юл кырыена төшеп китә һәм шунда дүрт үсмерне таптый. Бу вакытта ул исерек була. Алкотестер аның канында 1,732 промилле алкоголь булуын күрсәтә. 

«Авариядән соң, ир-ат урыннан качып китәргә маташты. Аны шаһитлар тотып алган. Хәзерге вакытта ул тоткарланды», — дип аңлатканнар Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

«Очраклы хәл бу. Алар йөгереп чыкты. Мин бик борчылам. Гаепле. Закон буенча җавап тотачакмын», — ди ул «Башкортстан» телеканалы хәбәрчесенә.

Ул җинаять кылуы өчен борчыла һәм балаларны күрми калуын әйтә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар