Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл урамында машина бәрдереп киткән кыз бала үлгән, йөртүче качкан

news_top_970_100
Авыл урамында машина бәрдереп киткән кыз бала үлгән, йөртүче качкан
Фото: Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Башкортстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе

Башкортстанның Әбҗәлил районында юл-транспорт һәлакәтендә 16 яшьлек кыз һәлак булган. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан. Бу хакта «Башинформ» Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, 7 июнь көнне көндез «Лада Приора» машинасы Кызыл Башкортстан авылында Октябрь урамында электр самокатында баручы 16 яшьлек кызны бәрдерә. Кыз авыр җәрәхәтләр алган һәм Магнитогорск хастаханәсенең реанимация бүлегендә вафат булган. Машина йөртүче авариядән соң урынан качып киткән.

Машина йөртүченең шәхесен һәм кайда булуын ачыклаганнар. Хәзер тикшерү эше алып барыла. Җинаять эшен тикшерүне Тикшерү идарәсе җитәкчелеге контрольдә тора.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100