Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл урамында маймыл талаган бала авыр хәлдә реанимациядә ята

news_top_970_100
Авыл урамында маймыл талаган бала авыр хәлдә реанимациядә ята
видеодан скриншот

Мәскәү өлкәсендәге Терпигорьево авылында 2 яшьлек балага маймыл һөҗүм иткән. Баланың куллары, аяклары яраланган, хәзер ул реанимациядә ята. Бала авыр хәлдә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Маймыл хуҗаларыннан качып киткән һәм баланың аягына ябышкан, баскычтан сөйрәп төшергән, аннары җиргә егып салып аркасына атланган да кимерә башлаган. Якында булган балалар куркып качып киткән. Бер хатын сабыйны агрессив маймылдан көч-хәл белән йолып алган. Сабыйны хастаханәгә илткәннәр.

Видеокүзәтү төшереп алган кадрларда маймылның хатынга да һөҗүм итәргә маташуы күренә. Аннары җанварны бер ир-ат куркытып җибәргән. Әле шуннан соң да маймыл кешеләрне эзәрлекләгән, диелә хәбәрдә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Татьяна Петрова сүзләренчә, җинаять эше ачылган. Ул «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча карала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100