Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл урамында көпә-көндез уйнап йөргән нәни кыз һәлак булган

news_top_970_100
Авыл урамында көпә-көндез уйнап йөргән нәни кыз һәлак булган
Фото: https://t.me/krpronws

Красноярск краенда 8 яшьлек кыз бала багана утырту өчен казылган чокырга егылып төшеп һәлак булган. Бу турыда край прокуратурасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Фаҗига 10 сентябрьдә Новобирилюсс авылында була. Бала урамга йөрергә дип чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый.

«Соңгы тапкыр аны көндезге 12ләрдә өй тирәсендә күрәләр. Ул агач такталар янында уйнап йөргән», — дигәннәр ведомствода.

Баланы таба алмагач, ата-анасы полициягә мөрәҗәгать итә. Оператив хезмәтләр шунда ук эзли башлый. Берничә сәгать узгач, баланың мәетен табалар. Ул көндез уйнап йөргән урыннан ерак түгел урнашкан 85 см чамасы тирәнлектәге чокырда була.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Прокуратура телеграм-каналда хәбәр иткәнчә, җинаять эше ачылган. Чокырны күрше йорт хуҗасы казыган, ул койма урнаштырырга җыенган. Баланың мәетендә көч кулланып үтерү билгеләре булмаган. Ул куллары һәм башы белән аска таба төшкән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100