Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл урамында ир хатынын машина белән бәрдергән һәм берничә тапкыр өстеннән таптап чыккан

news_top_970_100
Авыл урамында ир хатынын машина белән бәрдергән һәм берничә тапкыр өстеннән таптап чыккан
"Татар-информ" архивы

1 июльдә Алтайдагы Парфеново авылында фаҗига була. Биредә яшәүче ир-атны хатыны ташлап китә. Ачулы ир-ат УАЗ машинасында барып, хатынын бәрдерә, аннары берничә тапкыр өстеннән таптап чыга. Хатын урында ук үлә, ир исә кача.

Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, 5 июльдә дә бу ир-ат эзләүдә дип билгеләнә. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Танышлары сүзләренчә, җинаятьтә шикләнелүче Владимир мәрхәмәтле кеше була. Ул балта отасы, аучылык һәм балык тоту белән шөгыльләнә. Салуын салгалый, тик алкоголик булмый.

Әлеге танышы мәрхүмә хатын Татьяна турында «һәрчак таләпчән булып тоелды» ди. Татьяна совхоз ашханәсендә эшли, аннары кибетче була. Олы уллары Алексей 2020 елда елгада батучы дустын коткара, моның өчен ул берничә тапкыр суга чума. Егетне «Суда батучыларны коткарган өчен» медале белән бүләклиләр.

1 ел элек гаиләдәге олы бала – уллары һәлак була. Күптән түгел генә Татьяна ире Владимирдан китә һәм әнисендә яши башлый. Моның сәбәбен белүче юк. Авылдашлары «көнчелектән Владимир Татьянаны кыйнагандыр» ди. Башкалар исә, балалары һәлак булу мөнәсәбәтләргә йогынты ясагандыр, ди.

«Татьянаны үтерү турында, әле шундый вәхшиләрчә итеп, ишеткәч, шок булды. Башка сыймый. Владимир шулай эшли ала дип, гомеремдә уйламас идем», – ди танышлары.

Фаҗигане Татьянаның анасы күреп торган, дигән сүзләр дә йөри.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100