news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл урамында йөргән үгез ир белән хатынга һөҗүм иткән, хатын үлгән, ире хастаханәдә

news_top
Авыл урамында йөргән үгез ир белән хатынга һөҗүм иткән, хатын үлгән, ире хастаханәдә
Салават Камалетдинов, архив

Курск өлкәсендә ярсыган үгез бер хатынны сөзеп үтергән. Бу турыда РЕН ТВ үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте.

15 июньдә Солдатское авылында иртән-иртүк 3 яшьлек үгез баудан ычкынып, авыл урамына чыгып китә.  Хуҗалар – ир белән хатын – терлекне өйгә алып кайтмакчы була, тик үгез ярсый. 

Аннары үгез болынга китә. Ир белән хатын да бирегә килә. Үгез аларга ташлана, хатынны урында ук сөзеп үтерә. Ир исән кала, хәзер ул хастаханәдә.

Үгезне берничә сәгать узгач кына тотканнар. Ветеринарлар аннан анализлар алган, котыру чире булу-булмавын ачыклыйлар. Авыл халкы, бу үгез моңа кадәр дә усал иде, дип сөйли.

«Вести» каналы белешмәсе буенча, үгез болында бәйдә торган. Ләкин ул ничектер ычкынган һәм авыл буйлап йөргән. Аннары хуҗаларына һөҗүм иткән. Хуҗалар – күп балалы гаилә булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар