news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл урамында этен караучысыз йөрткән хуҗаны күрше егет чәнчеп үтергән

news_top
Авыл урамында этен караучысыз йөрткән хуҗаны күрше егет чәнчеп үтергән
https://stavropol.sledcom.ru/

Ставрополье краенда ишегалдында йөргән эт аркасында, бер егет күршесен үтергән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Күрше ир-ат этен урамда йөрергә чыгарып җибәргән. Шуннан соң 18 яшьлек егетнең моңа ачуы чыккан. Ул сакчы этнең өйләр тирәли караучысыз йөрүен ошатмаган. Эт хуҗасы белән егет талашкан. Аннары егет өенә кереп аш-су пычагы алып чыккан да эт хуҗасына ташланган. Ул эт хуҗасының эченә кадаган, ир-ат шунда ук үлгән.

Җинаять эше ачылган. 18 яшьлек егетне сак астына алганнар, диелә хәбәрдә.

Тикшерү комитеты хәбәреннән билгеле булганча, фаҗига Горный бистәсендә 6 июньдә килеп чыккан. 

Рәсми версия буенча, ике күрше урамда талаша: 18 яшьлек егет сакчы токымлы этнең контрольсез йөрүен ошатмый. Этнең хуҗасы 23 яшьлек егет була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар