Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл урамында апасы белән уйнап йөрүче баланы трактор таптаган

news_top_970_100
Авыл урамында апасы белән уйнап йөрүче баланы трактор таптаган
Фото: www.bashinform.ru

Башкортстан табиблары трактор астында калган 3 яшьлек баланың гомерен саклап калу өчен көрәшә. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Фаҗига 24 августта кичке унынчылар тирәсендә Зилаер районының Юлдыбай авылында була.

Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов социаль челтәрләрдә язганча, авылда яшәүче ир-ат исерек килеш «МТЗ-80» тракторы руленә утыра һәм 3 яшьлек баланы таптый.

«Малай апасы белән урамда уйнап йөри. Бала җитди имгәнә. Хәзерге вакытта аның гомере өчен табиблар көрәшә. Документларны тикшергәч ачыкланганча, 55 яшьлек ир-атның трактор йөртү өчен таныклыгы юк, транспорт чарасы тиешенчә теркәлмәгән, документлары да юк», – дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100