news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл урамында 17 яшьлек кызны этләр талап үтергән

news_top
Авыл урамында 17 яшьлек кызны этләр талап үтергән
Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе

Красноярск өлкәсендә 17 яшьлек кызны сукбай этләр талап үтергән. Фаҗига Чиринда авылында булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Красноярск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 17 июльдә иртәнге якта була. Кыз мәетен урамда иртәнге алтылар тирәсендә табалар. Аның башын һәм гәүдәсен этләр тешләп бетергән. Җинаять эше ачылган, диелә хәбәрдә.

«Комсомольская правда» белешмәсе буенча, мәрхүмә кыз таныш урам буйлап бара. Авыл да зур түгел, биредә якынча 200 кеше яши.

Тикшерү эшләрен прокуратура контрольдә тота. Авыл район үзәгеннән 400 км ераклыкта булу сәбәпле, ведомство вәкилләрен вертолет белән җибәрәләр, диелә хәбәрдә.
 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар