news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл тормышын күрсәтүче блогер умарта асрамыйча гына баллы булу ысулын өйрәтә

Ул бал кортларын җәлеп итү өчен оя эчен прополислы чүпрәк белән ышкып чыга.

news_top
Авыл тормышын күрсәтүче блогер умарта асрамыйча гына баллы булу ысулын өйрәтә
Гөлүзә Василова

Авыл тормышы, бакча турында сөйләүче блогер Лилия апа умарта асрамыйча гына, баллы булырга өйрәткән.

«Бал ашыйсың килсә, ә умарта асырыйсың килмәсә», — дип башлаган сүзен блогер Лилия апа. Видеода ул бал кортлары өчен тозак ясарга өйрәтә.

Тозакны иске шкаф калдыкларыннан балалар ясаган. Ул кечерәк кенә турыпочмаклы ояны хәтерләтә. Ул ояга кәрәз үрелгән иске рам куя һәм прополиска буялган чүпрәк белән оя эчен ышкып чыга. Бу бал кортларын җәлеп итү өчен кирәк.

Тозак-ояларны мөмкин кадәр биеккә куярга кирәк, биек агачка бәйләп куярга мөмкин, чөнки бал кортлары биеклекне ярата, дип сөйли ул.

Лилия апаның бу видеосын 600дән артык кеше караган, димәк алар артык мәшәкатьләнмичә генә баллы булу юлын белә дигән сүз.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар