Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл тарихын язучылар өчен әһәмиятле 10 факт

Соңгы елларда авыл тарихларына зур әһәмият бирелә башлады. Һәвәскәр авторлар үзләре яшәгән җирлекнең үткәнен тасвирлап, кызыклы гына басмалар тәкъдим итеп тора. Гадәттә, бу авылның зыялы кешеләре: укытучы, мәдәният хезмәткәре, элеккеге җитәкче, дин әһеле яки китапханәче булырга мөмкин. Авыл тарихы турында китап язучыларга нинди киңәшләр бирергә була? "Татар-информ" шул хакта белеште.

news_top_970_100
Авыл тарихын язучылар өчен әһәмиятле 10 факт

Элегрәк елларда мондый төр басмалар күбрәк шәхси истәлекләргә нигезләнгән булса, соңгы вакытларда архив чыганаклары һәм археология материалларына таянып язылган ярыйсы гына җитди китаплар да дөнья күрә. Бу фактны тарихчы галимнәр дә раслый.

Татарстанның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе Альберт Борһанов белдергәнчә, авыл тарихын язучылар елдан-ел активлаша бара. Мәсәлән, Чирмешән районында 42 авыл бар, шуларның тарихын чагылдырган китапларның саны бүгенге көндә 84кә җитә икән.

- Татарларның зыялы шәхесләре элек-электән үз тарихлары белән кызыксынган. ХIХ гасыр азагында ХХ гасыр башында ук безнең Шиһаб Мәрҗани, Каюм Насыйри, Риза Фәхретдин, Касыйм Бикколов һ.б. мәгърифәтчеләр үз төбәкләре тарихын өйрәнә башлый.1920 елларда Татарны өйрәнү (татароведение) үзәге төзелә, шуның нигезендә татар авыллары барлана, ләкин Сталин чорында төбәкчеләрнең эшләре туктатыла. 1960 елларда галим Равил Фәхретдинов һәм башкалар тарафыннан әлеге мәсьәлә кабат кузгатыла. 

Ә инде 1990 елларда яңа дулкын чыкты: үз авылларының тарихын язучы үзешчәннәр барлыкка килә башлады. Китап нәшер итәргә булышучы эшмәкәрләр үз ярдәмен күрсәтә башлады.


Авыл тарихын язганда кирәкле ун факт:

1. Авыл турында язарга ниятләгән кешегә мәгълүмат туплый башларга һәм өлкән буынның истәлекләрен язып алырга кирәк.

2. Район музеена һәм архивына мөрәҗәгать итәргә.

3. Республика архивларындагы чыганакларны өйрәнергә.

4. Район газетасы төпләмнәрен җентекләп карап чыгарга. Авыл турындагы мәгълүматларны терки барырга (районда табылмаган очракта, ул газета төпләнмәләрен республиканың Матбугат архивында табарга була).

5. Тарихка нисбәтле моңарчы басылган китапларны укырга. Үзегезгә кызык тоелган фактлар картотекасын булдырырга.

6. Барлык мөмкин булган чыганаклардан фотосурәтләр табу яки үзең төшерү.

7. Китапның план-проектын (эчтәлеген) төзү һәм язып чыгу.

8. Спонсор табу.

9. Язылган хезмәтеңне редактор һәм фәнни рецензентка күрсәтеп алу.

10. Нәшрияткә тәкъдим итү.

Иң кызыгы шунда: тарихны өйрәнү, документлар анализлау, фотолар туплау – ул өзлексез процесс. Шуңа күрә, китапны язганда, бу пунктлар бер-бер артлы баскычлап эшләнмичә, параллель рәвештә дә барырга мөмкин.

Һәвәскәрләр хезмәтенә профессионаллар фатиха бирергә тиеш!


Тарих - җитди өлкә, бер төбәкнең үткәннәрен язарга алынасың икән, хата һәм ялгышуларны мөмкин кадәр киметү максатында, китапны нәшриятка тапшырганчы, профессиональ тарихчыга укытып алу гаять мөһим. Килер буыннарга тапшырылачак бу мирасның тел-стиль ягы да аксамасын. Моның өчен профессиональ редактор карап-төзәтеп чыкса да зыян итмәс, чөнки тел ягыннан да шактый кайтыш, зәгыйфь хезмәтләргә юлыкканыбыз бар.

Беренче адымнарны ничек ясарга? Төбәкчеләр профессионаллар ярдәменә таяна алачак. Татар авылы тарихын язарга теләгәннәр “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте”нә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мәгълүматны кайдан туплый башларга икәнен белү өчен, шушы җәмгыятьтәгеләр ярдәм итә ала. Ә инде һәвәскәрләрнең авыл тарихы турында язылган хезмәтләрен профессионаллар да һичшиксез бәяләргә тиеш дигән мәсьәләне узган елгы съездда да күтәргән идек, - диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров.

Авыл тарихында – милләт язмышы

Авыл тарихын язарга алынучылар эшне нәрсәдән башларга тиеш соң? Үз авылы турында 720 битле китап язган Илдар Кыямов болай ди:

- Төбәгегез тарихын язарга уйлагансыз икән, эшне аксакаллардан башларга кирәк. Авылда гомер иткән өлкәннәрнең җанлы хатирәләре - менә дигән кызыклы чыганак. Алар исән чакта бөтен белгәннәрен язып алып калу, яисә шуңа омтылу бик мөһим нәрсә. Әмма табыш-ачышлар ансат кына килми.

Авыл тарихы буенча материал юллау – кибәннән энә эзләүгә тиң. Нидер табылган көн бәйрәмгә әйләнә. 30-40лап “эш”кә заказ биреп тә, күңел сөенердәй бер кәлимә табылмаган көннәр дә була. Оборона министрлыгының Подольскидагы Үзәк хәрби архивына запрослар җибәргәч, алардагы мәгълүматның “кырык йозак” артында торганлыгына инандым.

"Шәхси мәгълүматлар турындагы закон" да эзләнүләрне чикли. Бу – ифрат та катлаулы, җаваплы хезмәт. Узгандагы сәхифәләрне барлау көн саен, сәгать саен тырышлык куюны, акыл көчеңне һәм физик җегәрлегеңне сорый. 

Әле хезмәтең басылып чыккач, канәгатьсез, ризасыз кешеләр булачагына да әзер торасы. Андыйлар да табыла. "Мине аз язгансың, безнең нәселне кертмәгәнсең, миндә фотолар бар иде бит" һ.б. Бер генә юл кала инде — күңелеңне иркен тотып, куелган максатыңа бар да бар!

Авыл тарихын язганда очрый торган үзенчәлекле һәм кыен фактлар

1. Һәрбер авторның үз авылын бик борынгы итеп күрәсе һәм күрсәтәсе килә. Ләкин авыл тарихларын революция еллары яки гражданнар сугышы чорыннан гына язып китүчеләр дә бар. Мондый авторларга төбәкчеләр җәмгыяте киңәшләре бик урынлы. Борынгырак чорларны “казу” өчен кая барырга кирәген алар төшендереп бирер.

2. "Ревизия сказкалары" һәм метрика кенәгәләре дә бик әһәмиятле чыганак. Алар авыл тарихы хакында күп нәрсә "сөйли" ала. "Сказкалар" Борынгы актлар дәүләт архивында саклана. Моның өчен Мәскәүгә бару зарур.

3. Гражданнар сугышы чоры турында фактлар аз сакланган. Ләкин архив фондларында кайбер кызыклы нәрсәләр табыла. Юллары мәгълүм.

4. Бөек Ватан сугышы чорына караган 4 төрле интернет-ресурс эшләп килә: "Мемориал", "Подвиг народа", "Память народа", "Солдат.ру". Әмма анда солдатларның адреслары күрсәтелми. Бу - РФнең “Персональ мәгълүматлар турындагы закон” таләбе. Әлеге факт эзләнүгә нык комачаулык тудыра - шул солдат микән бу, түгел микән, дип юрап утырасы. 

5. Хәрби комиссариатларның эшегездә ярдәм итәчәгенә өметләнмәгез. Югарыдагы кануннарга таянып булса кирәк, аерым кешеләр турындагы документларны эзләргә атлыгып тормыйлар.

6. Авыл кешеләренең шәхси архивларында сакланган истәлек дәфтәрләре, шәҗәрәләр һәм фото сүрәтләрне кулга төшерү дә автор өчен шактый кыен эш. Хәзер компьютер заманы, фотоның күчермәсен алу бик җайлы гына булса да, авыл кешесе кадерле ядкарьләрен никтер бик күрсәтергә теләми.

7. Авыл халкының фикер сөреше дә шактый үзенчәлекле. Китапны әзерләү барышында үзләрендә булган тарихи материаллар белән уртаклашырга теләмәсәләр дә, күбесенең инде басылып чыккан китапта туганнары, нәселләре хакында мул итеп укыйсы килә.

8. Һәр авылның үзенчәлеге, "төсе" була. Табигате, "базарлы авыл", завод-фабрикалы авыл һ.б. Шуларны тәфсилләп язу да артык түгел.

9. КФУ китапханәсендә төрле еллардагы археография материаллары да бар. Аларны күзәтеп алу авыл тарихын тагын да баетачак, ләкин анда эләгү кыенлыклар тудырырга мөмкин.

10. Репрессия чорын язганда да иплелек һәм сабырлык сорала, чөнки бу хәзер исән булган дәвамчыларның йөрәк ярасына кагыла. Мондый очракларның тормышта еш булгалап торганын беләбез.

Һәвәскәрләргә грантлар оту мөмкинлеге булачак

Казанда 2017 елда төбәкчеләрнең беренче съезды булып узган иде. Бөтендөнья татар конгрессы оештырган проектта “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” төзелде. Бүгенге көндә җәмгыятьнең 34 бүлеге эшләп килә. Бу җәмгыять аерым авторларга методик ярдәм күрсәтүне һәм тәҗрибә уртаклашуны да үзенең төп максаты итеп күрә.

Шунысы да мөһим: “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” грант оту мөмкинлеген дә кайгырта. Төбәк тарихын өйрәнүчеләр бүлеге мөдире Рөстәм Гыйльметдинов белдергәнчә, һәвәскәр тарихчыларга архивларда эшләү мөмкинлеге дә арта. 

- Элегрәк төбәк өйрәнүчеләрне архивларда колач җәеп каршы алмыйлар иде. “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” вәкиле булгач, аларны аерым каршы алалар, ярдәм күрсәтәләр. Оешма барлыкка килгәч, грантлар алу мөмкинлеге дә туды. Олы яшьтәге төбәкчеләр еш кына үз пенсияләренә яки спонсор акчасына хезмәтләрен бастыра иде. Хәзер махсус җәмгыять булгач, китап чыгару өчен грант оту мөмкинлеге бар, - ди Рөстәм Гыйльметдинов.

Спонсор дигәннән, китап чыгымнарын күтәргән хәлле якташларның нәсел-нәсәбен, туган-тумачаларын гына яктырткан “тарих”лар да бастырыла. Гомумән, авыл тарихы өчен алар кызыклы гына чыганак булса да, киң катлам авыл халкының мәхәббәтен яулый алмый шул. Шуңа күрә дә авторның намус төшенчәсенә тугъры булуы да гаять мөһим. Авылның тарихын шул авылда туып үскән зыялы кеше язу мәслихәт.

Һәр авылның тарихы язылырга тиеш!

- 1966 елда Татарстанда 4855 авыл исәпләнсә, 1987 елның 1 гыйварында авыллар саны 3266га калган. Безне алыштырачак яшь буын бу урыннарда авыл булганын җөмһүриятебезнең картасыннан карап кына беләчәк. Шуңа күрә авыллар тарихы, һичшиксез, язылырга һәм киләчәк буын вәкилләренә кадерле мирас итеп тапшырылырга тиеш, - дип яза авыллар тарихы буенча танылган галимә Фирдәвес Гарипова.

Игътибарны саннарга юнәлтсәк, соңгы 30 ел эчендә кабат 200ләп татар авылының җир йөзеннән юкка чыгуы билгеле. Шушы вәзгыятьтә, авылларыбыз тарихын теркәүнең әһәмияте бермә-бер артканы шик кузгатмыйдыр, дип уйлыйм.

Төбәкчеләр юридик яктан якланмаган

Язучы, журналист, авыл тарихлары буенча китаплар авторы Гөлүсә Закированың авыллар тарихын өйрәнгән дүрт китабы дөнья күрде, тагын икесе басмага әзерләнә.

 - Мине борчыган төп мәсьәлә: авыл китабы язучыларның юридик яктан да якланмаган булуы. Әйтик, син шул төбәккә кайтып, кешеләрдән мәгълүмат җыясың, алар исеменнән аны китабыңа кертәсең. Соңыннан мәгълүмат бирүче кеше: "Юк, мин алай әйтмәдем", - дияргә дә мөмкин. Әгәр “боларны мин сөйләдем, басарга рөхсәт” дигән имзасы белән нотариаль ныгытылган кәгазең юк икән, ул сине судка да бирә ала. Күз алдына китерегез - авыл буйлап йөзләгән кешене сөйләтеп, аны нотариуска алып бара башласаң... Әле бит яхшырак мәгълүматлар алу өчен, аларның күңелен дә ача белергә кирәк. 

Яки ветеран укытучы үзенең тупланмалары арасыннан бер укучысының авыл турында язган шигырен синең кулга тапшыра, китапта басылып чыгуын тели. Укып карыйсың, гадәти такмак – авыл исеме кергән, ярар, күңелләре булсын, дисең. Ә чынлыкта ул шигырьнең авторы булып чыга, бу бала сочинениесенә “бишле” алу өчен генә аны берәүдән урлап алган да, авыл исемнәрен үзгәртеп куйганлыгы ачыклана. Ә каян беләсең аның кемнекедер икәнне? Антиплагиат программасы да йөз процент уникаль әсәр дип күрсәтергә мөмкин. Чөнки татар әсәрләренең барысы да интернетка кермәгән бит. Авыл турындагы “сиңа кайтам, сагышымны басам, бәхетемне синдә табам” шәкелендәге шигырьләр, аеруча. Ә авылларда үзләштерелеп, үз булып беткән көйләр, такмаклар дөнья ич. 

Үземнең туган авылда гына да: “Әйдә, әйдә, әйдә Болгаерга, кунакка барасыңмы?” - дип мин туганнан бирле җырлыйлар. Баксаң, ул Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган җыр икән, авыл исеме генә үзгәртелгән. Ләкин инде ул шушы авыл көенә әйләнгән - бөтен авылда да бөек шагыйрь, композиторлар тумый. Аны авылдашларга плагиат дип аңлатып кара, бар! Авыл китабы язганда менә шундый юридик каршылыклар шактый әле. Ә җыеннарда авыз тутырып, әйдәгез, авылларда булган фольклорны да җыйыйк, татар тарихы туплансын, галимнәр өчен менә дигән ярдәмлек ич ул, дип бер-беребезнең кулларын кыскан булабыз. Бу – чын мәгънәсендә энтузиастлар эше генә, утлы күмергә басып, энҗеләр җыюга тиң хезмәт, - дип үз фикерен белдерә Гөлүсә.

Китап язу - җаваплы эш

 2016 елда тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтованың туган авылы Бәзәкә турында (Менделеевск районы) саллы хезмәте дөнья күрде. 

- Нәрсә ул авыл тарихы? Бер яктан караганда, безнең авыл да, меңләгән башка авыллар кебек, салмак кына бер алган юлдан гасырлар аша үзгәрешләрсез генә барган да барган сыман. Аның үткәнендә бернинди кызыклы, истә калырлык вакыйгалар, күренекле шәхесләр дә булмаган кебек. Ләкин болай уйлау урынсыз. Тарих ул аерым кешеләрнең язмышыннан тора. Авыл тарихы – танылган шәхесләр тарихы гына түгел, ә бәлки анда яшәгән һәр кеше тарихы. Бу тарихта һәркем кадерле. Шәҗәрәсеннән аерылган бүгенге буыннар өчен моны аңлау бигрәк тә мөһим. Һәрбер авылның йөзен билгеләүче нәселләр, буыннан-буынга ихтирам белән искә алынучы шәхесләр булса да, авылны бар итүче, аны яшәтүче алар гына түгел, ә авылның хезмәт сөюче барлык халкы икәнлеген онытмасак иде. 

Мин һәрвакыт: “Китап язу – бик җаваплы эш, аны минем кебек тарих укытучысы башкарып чыга алмый”, - дигән фикердә тордым. “Бәзәкәм, туган бишегем” китабымны язган дәвердә ышанычлы таянычларым, киңәшче-ярдәмчеләрем һәм тәнкыйтьчеләрем булмаса, мин бу авыр хезмәтне төгәлли алыр идем микән?

Димәк, авылның кичмешен барлау бер кеше өстендә генә булырга тиеш түгел, объектив, ышанычлы тарих бергәләп языла.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 9 декабрь 2022
    Исемсез
    “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” белән ничек элемтәгә керергэ.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100