news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл стажы өчен өстәмә пенсия – кемгә һәм ничә сум бирәләр

news_top
Авыл стажы өчен өстәмә пенсия – кемгә һәм ничә сум бирәләр
Фото: © «Татар-информ»

Авыл стажы өчен өстәмә пенсия алу мөмкинлеге турында «Татар-информ» яза.

2019 елдан бирле республикада яшәүче, авылда яки бистәдә гомер итүче, рәсми эш урыны булмаган һәм кимендә 30 ел авыл эш стажы җыйган пенсионерлар пенсиясенә махсус өстәмә алырга хокуклы. Бу өстәмәнең күләме — фиксацияләнгән пенсия түләвенең 25 проценты, ә 2025 елда ул 2 226,93 сум тәшкил итә.

Шул ук вакытта пенсионер шәһәргә күченгәннән соң да, әгәр ул һаман да эшсез булса, өстәмә түләү бирү дәвам итә. Әмма шәһәрдә хезмәт стажы туплап, соңыннан авылга күченүчеләр мондый өстәмәне ала алмый.

Авыл стажына Россия территориясендәге агросәнәгать комплексы оешмаларында эшләгән чорлар, шулай ук 1992 елның 1 гыйнварына кадәр элеккеге СССР территориясендә әлеге өлкәдә эшләгән еллар керә.

Бу өстәмә түләү бирелү мөмкинлеге булган авыл һөнәрләре исемлеге 500дән артык белгечлекне үз эченә ала. Алар арасында – механизаторлар, агротехника ремонтлау белгечләре, агрономнар, ветеринар табиблар, балыкчылык белгечләре һәм башка бик күп һөнәр ияләре бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар