Авыл советлары калырмы, мигрантлар кая китәр?: Фәрит Мөхәммәтшин 2024 елга йомгак ясады
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин йомгаклау матбугат очрашуын үткәрде. Ул киләсе елда депутатларның төрле мәсьәләләрне хәл итәргә җыенулары, җирле үзидарә буенча үз позицияләрен яклаячаклары, татар депутатларның туган телне белү мәсьәләсен һәм мигрантлар белән проблемаларны ничек хәл итәчәкләре турында сөйләде.
«Барлык авырлыклар булуга карамастан, бу елны уңышлы тәмамлыйбыз»
2024 елда Татарстан парламенты алдына куелган төп бурычлар Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте һәм муниципалитетлар ярдәме белән уңышлы хәл ителде, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.
– Бу елны махсус хәрби операция, Көнбатыштан кертелгән санкцияләр һәм депутатлар канун дәрәҗәсендә караган башка мәсьәләләр белән бәйле барлык кыенлыклар булуга карамастан, уңышлы тәмамлыйбыз. Бу ел вакыйгаларга бик бай ел булды.
Киләсе елда бюджетны кабул итү һәм республика законнарын федераль законнарга туры китерү мәҗбүри мәсьәлә булып тора. Күп кенә өлкәләр, хакимият, муниципалитетлар арасындагы эш законнар белән җайга салынган. Без халык мөрәҗәгатьләреннән чыгып эш итәбез: күбрәк нинди сораулар килә, халыкны нәрсә борчый? Һәм республика халкы күтәргән теге яки бу проблеманы җайга салу өчен мәсьәләне карарга кирәклеген күрәбез, – дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Җирле үзидарә реформасы турында: «Без позициябезне үзгәртмәячәкбез»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте җирле үзидарәнең бер дәрәҗәле һәм ике дәрәҗәле системасын саклап калу яклы. Ул Татарстан Дәүләт Советының җирле үзидарә реформасы турындагы позициясен үзгәртмәячәген әйтте.
– Әгәр бу мәсьәләне янәдән күтәрсәләр, Татарстан депутатлары республика мәнфәгатьләрен яклаячак. Безнең позиция – хокукны Россия субъектларына тапшыру. Авыл советлары кирәкме, юкмы икәнен үзләре хәл итсеннәр. Нигә бу мәсьәләне Мәскәүдән хәл итәргә соң? Без тәкъдим иткән алым дөрес булыр дип уйлыйм.
2021 елда Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников һәм сенатор Андрей Клишас җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турындагы Федераль закон проектын тәкъдим иткән иде. Федераль закон проекты белән барлык авыл һәм шәһәр җирлекләрен районнарга кушып, муниципаль яки шәһәр округына берләштерергә, ә аларның совет һәм администрацияләрен бетерергә тәкъдим иттеләр. Икенче укылышны бу елның декабрендә уздырырга тиешләр иде, ләкин аны 2025 елга күчерделәр.
Авыл советларын бетерергә тәкъдим иттеләр. Без бу инициативаны хупламадык. Татарстан ничек итеп шулай эшли алсын, ди? Республика халкының өчтән бере авыл җирендә яши, ә анда икенче хакимият юк. Проблемаларны хәл итү өчен җирле халыкка район үзәгенә барырга туры киләчәк. Моннан тыш, авыл советы – безнең таянычыбыз. Анда махсус хәрби операциядән катнашкан депутатлар күп. Авыл советларын бетерүгә каршы чыгып, без зур адым ясадык, дип уйлыйм.
Бу мәсьәләдә Татарстан Дәүләт Советы позициясен Россиянең күпчелек төбәкләре хуплавын, әлеге тема буенча Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның кискен җавап бирде.
Безнең уртак эшебез әлеге Федераль закон проектын карауны 2025 елга кадәр кичектерергә мөмкинлек бирде. Күңелемдә беркадәр тынычлык һәм өмет барлыкка килде. Әлегә бу мәсьәләне күтәрүче юк, ләкин ул көн тәртибеннән әле ахыргача алынмаган. Без үзебезнең авыл халкын яклаячакбыз. Без бу эшне Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган депутатлар белән ахыргача хәл итеп бетерәчәкбез.
Бер яки ике елдан федераль үзәк инициативасы буенча әлеге мәсьәләгә кайтырга кирәк булачак. Әмма без үз позициябезне үзгәртмәячәкбез. Без халык хакимиятенең авылда да сакланып калуын яклыйбыз, – дип йомгаклады парламент җитәкчесе.
Татар милләтеннән булган депутатларны татар теленә өйрәтәсе бар әле!
Фәрит Мөхәммәтшин, татар милләтеннән булган депутатлар туган телләрен онытмаска, сөйләм дәрәҗәсендә булса да өйрәнергә тиеш, дип саный.
– Безнең депутатлар хәзер татарча да сөйләшә. Руслар бик татарча сөйләшә белмәс. Ләкин татарларны татар теленә өйрәтәсе бар әле! Рус милләтеннән булган депутатларга татар телендә сөйләшергә өйрәнү бурычын куймыйбыз. Ә менә татар милләтеннән булган депутатлар туган телләрен онытмасыннар, сөйләм телендә генә булса да, татарча сөйләшсеннәр иде. Бу эшчәнлекне дәвам итәбез. Утырышлар, комитет та татар телен куллана башлады.
Мин 45 яшькә кадәр татар телен белми идем. Рус районында үстем. Өйдә татарча сөйләшмәдек. «Исәнмесез» һәм «сау булыгыз» дип кенә әйтә белә идем. Әмма тормыш үзе туган телне өйрәнергә мәҗбүр итте. Татарстан Югары Советына сайлангач, Фәүзия Бәйрәмова, Марат Мөлеков һәм Татарстанның башка активистлары: «Бүген утырышны татарча алып барабыз, икенче дәүләт теле – татар телендә алып барасың», – диделәр. Аларга татар телендә каршы сүз әйтә алмадым, сүзлек байлыгым юк иде.
Ул вакытта Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин кабинетыма килеп, китапларын укырга биреп тора иделәр. «Фәрит Хәйруллович, көзге янына басып, кычкырып укысагыз, татар телен өйрәнәсез», – диделәр. Өйгә кайтып, көзге янына басып, кычкырып укый идем. Хатыным: «Нәрсә эшлисең?» – дип аптырый иде. «Татар телен өйрәнәм!» – дип җавап бирдем. Өйрәндем дә. Тормыш өйрәтә ул!
Инглиз телен татар теленә караганда яхшырак белә идем. Чөнки 2 ел буена Европа Советы конгрессының актуаль мәсьәләләре буенча Россиядәге рәисе булып тордым. Барысы да инглиз телендә иде: утырышларны инглиз телендә алып барырга туры килде. Шулай булгач, инглиз телен өйрәндем. Инглиз телендәге текстларны бик яхшы укый идем, шуннан инглизчә сүзләр дә истә кала, инглизчә сөйләшә идек.
Практика кирәк. Аралашу булса, көндәлектә туган телеңдә сөйләшсәң, телне өйрәнәсең. Мин шундый фикердә калам. Республикада татар теле кулланыла башлады. Сакларбыз, Аллаһ боерса, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Депутатлар турында: «Сезне сайлаган халык белән очрашмыйсыз икән, тәнкыйтьләячәкмен, – дидем»
– Парламентта яңа кешеләр сайланды, аларның үз фикерләре бар. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары алдында да, халык алдында да фикерләрен җиткерәләр. Мин бу күренешкә шат. Ник дигәндә, безнең арада ел дәвамында бер фикер дә әйтмәгән депутатлар бар. Ләм-мим. Мин алардан канәгать түгел. Сиңа ышанып, сине халык сайлаган, өметләрен биргән икән, син ул өмет-ышанычны акларга тиеш. Без аларны тәрбияләргә тырышабыз. Яңа парламентның эшләвенә 100 көн, алар берничә утырышта катнашып, фикерләрен җиткерде. Үзләренә дә әйттем: «Сезне сайлаган халык белән очрашмыйсыз икән, тәнкыйтьләячәкмен», – дидем. Без халык арасында эшләргә тиеш. Контрольгә алырга куштым.
Без, депутатлар, станок артында да тормыйбыз, безнең бурыч – халык белән эшләү, аларның фикерләрен тыңлау. Халык белән эшләү дә җиңел эш түгел. Төрле кеше бар. Кемдер аңлый, кемдер тәнкыйтьли... Анысы да кирәктер. Ләкин Яңа елдан яңа сайланган депутатлар белән актив эшләвебезне дәвам итәрбез, – диде Фәрит Мөхәммәтшин депутат эшчәнлеге турында.
«Татарстанда мигрантларга ихтыяҗ бар, әмма проблемалар да юк түгел»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада мигрантларга ихтыяҗ барлыгын, әмма алар белән бәйле проблемаларның да көн кадагында торуын әйтте.
– Республикада 100 меңнән артык чит ил гражданы яши, шул исәптән 22 мең студент. 49 меңнән артык чит ил кешесе төрле эштә хезмәт куя. Татарстанга күбесенчә Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан, Беларусь, Азәрбайҗан, Әрмәнстаннан киләләр. Безгә эшче куллар җитми. Әмма бу илләрдән килүчеләрне эре предприятиеләргә алып булмый, анда әзерлекле кадрлар кирәк. Төзелеш мәйданчыклары өчен аларны әле әзерләргә мөмкин.
Элеккеге Советлар Союзы илләреннән килүчеләр рус телен белә, әмма аларның балалары рус телендә сөйләшә алмый. Шулай булгач, балаларны рус мәктәпләрендә укытыр өчен әзерләргә кирәк. Бу – үзе бер зур мәсьәлә.
Республикада чит ил кешеләренә рус телен өйрәнү өчен шартлар тудырылачак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына тиешле тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
Шулай ук кайбер тармакларда, мәсәлән, мигрантларга таксида эшләргә тыелганлыгына карата фикеремне әйтәсем килә. Минемчә, эшләргә дип килгән мигрантларга катгый чикләүләр булмаячак. Рус телен өйрәнгән мигрантларга, әлбәттә, ярдәм булачак. Безнең республикада, нигездә, андый шик-шөбһә юк. Ләкин Татарстанда рус яки татар телләрен белмәсәң, ничек итеп таксист булып эшләргә мөмкин? Кая барасыңны аңлатыр өчен аның белән инглизчә аралашыргамы? – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
«Ветераннарга, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, тарихи хакыйкать турында хәтерне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез»
– Россиядә, Татарстанны да исәпкә алып, 2025 ел «Ватанны саклаучылар елы» дип игълан ителде. Шуңа күрә хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, аларның хокукларын яклауның өстәмә чараларын уйларга кирәк булачак. Бу эш инде алып барыла, хәзер материаллар әзерләнә, аларны Хөкүмәткә тапшырачакбыз һәм, кирәк булса, закон дәрәҗәсендә карарлар кабул итәчәкбез.
Киләсе ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы белән дә үзенчәлекле. Тагын бер тапкыр ветераннарга, яшьләрне патриотик тәрбияләүгә, шул еллардагы вакыйгалар һәм тарихи хакыйкать турында хәтерне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирәбез.
Киләсе ел, минемчә, уникаль булачак, чөнки яңа илкүләм проектларга старт бирелә. Илкүләм проектлар саны 19га кадәр арттырылды. 2025 елда РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту өчен махсус программа әзерлибез.
Моннан тыш, депутатлар ТР Рәисенең Дәүләт Советына юлламасында яңгыраган йөкләмәләрен үтәү буенча да эшләргә планлаштыра. Алда тагын да зур эш бар, һәм киләсе елда без зур финанс чыгымнары таләп итә торган төп мәсьәләләрне, аларны гамәлгә ашыру өчен, республика дәүләт программасына кертергә тырышачакбыз, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары гуманитар ярдәм өчен 1 млн сумнан артык акча җыйган
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары быел гуманитар ярдәм өчен 1 млн сумнан артык акча җыйган, аны махсус хәрби операция зонасына тапшырганнар.
– Без махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәмне арттырдык. Донбасс халкына, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә зур ярдәм күрсәтелде. Төзелеш материаллары сорадылар, без җибәрдек. Алар торак һәм социаль объектларны торгызу өчен бик тә кирәк. Дарулар, эчә торган су да җибәрәбез.
«Бердәм Россия» партиясе буенча Луганск Халык Республикасына махсус хәрби операция башланганнан бирле 179 йөк машинасы җибәрелгән, барлыгы 2,8 мең тоннага якын кирәк-яраклар төяп, йөк ташылган.
Татарстан Дәүләт Советы махсус операциядә катнашучыларга җир бирү мәсьәләсен карый
Татарстан Дәүләт Советы махсус хәрби операциядә катнашучыларга җир кишәрлекләрен милеккә бирү мәсьәләсен өйрәнә.
– Закон чыгару инициативасы эшләнелә. Эшче төркем бар. Ләкин алдан әйтә алмыйм. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү теләге бар. Башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнеп, төрле вариантлар карыйбыз.
Кайбер шәһәрләрдә торак төзелеше мәсьәләсендә проблемалар бар. Территорияләр юк, җир юк, төзергә урын юк. Бу – бик катлаулы мәсьәлә. Татарстан Дәүләт Советы бу мәсьәләне гыйнвар-февральдә карауга алыначак, – диде парламент җитәкчесе.
Махсус хәрби операция катнашучыларына һәм хәрби хәрәкәт ветераннарына җир кишәрлекләрен милеккә бушлай бирергә тәкъдим ителә торган закон проектын ТР Дәүләт Советына депутат Эдуард Шәрәфиев керткән.
Татарстан парламентара килешү буенча алдынгылар рәтендә
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстан хезмәттәшлек турында парламентара килешү төзүчеләр саны буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы урында тора.
– Россия Федерациясенең 37 субъекты белән парламентара хезмәттәшлек турында 44 килешү, федераль хакимият органнары белән 2 килешү, чит ил партнерлары белән 11 килешү һәм беркетмә төзелде. Бу эш дәвам иттереләчәк. Киләсе елда тагын кайсы чит илләр белән хезмәттәшлек турында парламентара килешүләр төзеп була, шул турыда уйлыйбыз.
Депутатлар эшчәнлегенең мөһим юнәлеше булып гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш итү тора. Быел Дәүләт Советы җитәкчелеге һәм комитетлары адресына барлыгы 3248 мөрәҗәгать килгән. Нигездә, әлеге мөрәҗәгатьләр закон, торак-коммуналь хуҗалык, икътисад, мәгариф, сәламәтлек саклау, социаль яклау өлкәсендәге мәсьәләләрне камилләштерүгә кагыла. Муниципаль хакимиятләр эшчәнлегенә бәйле сораулар күп. Алар юллар төзү һәм ремонтлауга, су һәм электр белән тәэмин итүгә, чүп-чар чыгаруга кагыла. Бу – көнүзәк мәсьәләләр.
Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмый, теге яки бу мәсьәлә буенча җаваплы кешегә җибәрелә, контрольгә алына. Безнең өчен бу – бик мөһим. Димәк, кеше хакимиятнең закон чыгару органына ышанычын күрсәтә, дигән сүз. Бу эш белән без алга таба да җитди итеп шөгыльләнәчәкбез.
Декабрь азагында җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы эшчәнлегенә 100 көн булды. Без актив парламентны 40 проценттан артыкка яңартып формалаштыра алдык, – дип йомгаклады Дәүләт Советы спикеры.
Журналистларга рәхмәт сүзе
Очрашу ахырында Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга иң изге теләкләрен җиткерде, аларның тырышлыгы, хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен әйтте. «Газета, журнал, телевидение, радио аша халыкка аңлатасыз, язасыз, сөйлисез. Моның өчен зур рәхмәт! Сез халыкның депутатларга карата ышанычын арттырасыз, алар сезнең язмалар аша безнең эшне, уңышларны, кимчелекләрне күрә, белә. Сезне хөрмәт итәбез, саулык-сәламәтлек, уңышлар телибез», – дип тәмамлады ул сүзен.