Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыл романтигы» — бер егет кызына тәкъдим ясарга трактор чүмеченә утырып килгән

Инстаграмда утыручыларның бер төркеме егетне шундый романтик булганы өчен мактаган, икенчеләре полиция һәм техник күзәтчелек белгечләре кая карый дип ачуланган.

news_top_970_100
 «Авыл романтигы» — бер егет кызына тәкъдим ясарга трактор чүмеченә утырып килгән
https://www.instagram.com/bua.koslara/

Авылда яшәүче бер егет сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдимне бик үзенчәлекле итеп ясаган. Ул йөргән кызы янына трактор чүмеченә утырып килгән.

«Яратам мин сине өзелеп,

Ак чәчкәләр бирәм өзеп.

Күз яшьләрең берүк таммасын,

Мин яратам сине, аппагым», — дип, кычкырып җырлап та җибәргән.Әлеге видеоны «Буа кызлары» инстаграм сәхифәсенә куйганнар. Сөйләшүләреннән чыгып караганда, бу хәл Башкортстанда булган.

Романтик егет, сөйгәне мәңгелеккә үзенең яры булырга ризалыгын биргәч, аңа чәчәк бәйләме һәм йөзек бүләк итә.

Тәкъдим ясар өчен кызык идея уйлап тапкан егетне инстачылар да мактаган. «Авылда да романтиклар бар икән.Бәхетле булыгыз»;

«Тапкансың бит җаен, чын авылча булган бу. Бәхетләргә күмелеп яшәгез! Мондый егет белән тормыш итүе дә җиңел булыр, Аллаһы Боерса»;

Тимер атта килгән бу, чыннан да принц», — дигәннәр.

Усал теллеләре полиция һәм техник күзәтчелек белгечләрен чакырырга кушкан. «Сакаллы сабый, штраф салырга кирәк тәртип бозучыга», — дип комментарий калдырганнар.

«Нинди штраф? Булдыра бу егет. Менә шулай яшәргә кирәк. Авыл кешесе эшли дә, ял да итә белә. Гомер буе шундый романтик булып кал» — дип үсендергән аны икенче инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100