news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл өендә әби мичкә якканда ут чыгып, биш нәни бала янып үлгән

news_top

Абхазиянең Галский районында янгында 5 бала һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ Гадәттән тыш хәл министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

Янгын Папыныруха авылында була. Әби кеше оныклары белән өйдә чакта, ут чыга.

Өлкән яшьтәге әби агач йортта мичкә ягарга маташа. Шул чакта ул бензин белән солярканы бутый.

«Бу вакытта 5 бала йоклап яткан. Ялкын өйне мизгел эчендә чолгап ала, аларны коткарып булмады», – дигәннәр ведомствода.

Балалар 1,5тән 8 яшькә кадәр була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар