Авыл малайлары Динә Латыйпованың проблемаларын хәл итәргә алынган
Динә Латыйпова авыл "җегетләре" белән соклануын белдерде.
![Авыл малайлары Динә Латыйпованың проблемаларын хәл итәргә алынган](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/8/4/faaf25ea8f9cd35e41acc5095ab2802cee1d6ca499bcdbe852f218677f82.jpg)
Һәр авылның уз текә егетләре! Бу малайлар без кайтып туктагач та, машина янына килеп, хәл-әхвәлне сорашып алдылар. Аннан: әгәр нинди булса проблема-мазар килеп чыкса,транспорт җимерелсә, мөрәҗәгать итәрсез, бар нәрсәне хәл итәрбез диеп, чын дусларча мөнәсәбәт курсәттеләр.
Бүгенге интернет заманасында, минем балачагымны хәтерләтеп, урам тутырып, кайткан-киткән кунакларны барлап торучы бу "җегетләр"гә карап, сокланмыйча булдыра алмадым. Әле алай гына да түгел, безне озатып калырга да вакыт таптылар, - дип язган Динә Латыйпова үзенең инстаграм аккаунтында.