«Авыл малайлары фронтта да югалып калмый»: Гөлүсә Закированың энесе ялга кайткан
Язучы-журналист Гөлүсә Закирова бертуган энекәше Илнурның ялга кайтуы турында сөйләде. Ул 2 ел махсус хәрби операциядә.
– Энем Илнур Закиров мобилизация белән моннан 2 ел элек махсус хәрби операциягә китте. Ахыргы дулкынына эләкте, ЭКСПОда берәр ай хәрби укулар үтәргә дә өлгермәде, повестка килеп, 3 көн үтүгә, аны Украинага озаттылар да. Поездга утырыр алдыннан саубуллашып, телефон, җылы киемнәр илтергә чак өлгердек.
Баштагы мәлләрдә аның документлары белән мәш килдек. (Монда калганнарга да җиңел түгел!) 3 көн эчендә киткәч, ни жетоны, ни исәп-хисап картасы, аларны хәл итәрлек ышаныч кәгазе – берсе дә юк, паспортын да ЭКСПОда югалтканнар, хәрби прокуратура аша күп нәрсәне хәл итәргә туры килде.
Аннан «көтү» дигән авыр чор башланды. Шалтыратуын көтәбез, тавышын ишетсәк, сөенәбез. Ә авыр хәбәрләр килә тора: күрше Күккүз авылына Илнур белән бергә киткән егетнең җәсәден кайтаралар, бер райондашы, яраланып, Питерда госпитальдә ята, өченчесенең ничә ай инде элемтәгә чыкканы юк. Гаиләбез белән ут йотабыз. Иртәбез туганнар чатында «Илнурдан хәбәрләр бармы?» дигән хәл белешүдән башлана. Һәм туктаусыз догада. Сугышта булганнарның туганнары тагын ни эшли ала? Энекәшкә рәхмәт, җае булган саен, исәнлеген белгертеп торды.
Махсус хәрби операциядә булучылар 6 ай саен 2-3 атнага ялга кайтырга хокуклы. Дөрес, айлар саны озаеп та китә – шуңа ялга кайчан кайтачагын белмибез дә. Баштарак, аларга автобус белән максатчан кайтару, илтүне оештырганнар иде. Хәзер үзләре хәл итә. Такси яллыйлар, андагы егетләр хисабына бизнес оештырган кешеләр бар. Украина чигеннән Татарстанга кайту — 50 мең сум тирәсе, берничә егет берләшеп тә кайталар. Чиктән частьләренә барып җитү кыйбаткарак чыга – анда да таксилар бар.
Энекәш быел апрельдә, яраланып, госпитальгә эләкте. Аягына кергән 2 ярчыкны алганнар, калган икесе белән, аксап, хәзер дә йөри – балтыр сөягеннән 2-3 мм гына, хәрби шартларда операция уңышсыз булырга мөмкин дип, үзе белән кире частька озатканнар. Берәр айлап шунда тернәкләнү узды, монда кайтармадылар. Аннан «алсызык тарихы» башланды. 2-3 көнләп кенә тылда булалар да янә алсызыкка: 2 атналап шунда бихәбәр. Нигә һаман алар гына соң, адәм баласы күпмегә чыдый ала, дип гаҗиз булган чаклар шактый. Якыннары МХОда булганнарның да күңелләре нәзберек була. Әти белән әни күзгә күренеп картайды, борчу-хәсрәткә биреште.
Яраланганнан соң тернәкләнү узган чорда тылда булды энекәш. «Монда эчә торган су да җитәрлек, ашарга да өелеп тора – Татарстаннан килгән гуманитаркадан башлар әйләнә», – дип сөйләгәне хәтердә. Халык та, республика да булыша бит, бар да бар! Контракт белән яңарак кына килгән кайберәүләрнең тылда ук авырлыктан зарланганына аптырый иде энекәш. «Монда – җәннәт. Эчтә хәлләр җитдирәк. Нык бул!» – дип әйтә идек», – ди. Кайбер видеоларын күргәч, безгә дә «ныгырга» туры килә. Сазлыктан болганчык су алып кайтканнар да, марля белән сөзәргә куйганнар. 5 тапкыр сөзгәч, эчәргә яраклы буладыр инде, ди. Яки кояшта ипи киптерәләр. Шуны капчыкларга таслап тутыралар да – алсызыкка. Февраль аенда ялга кайткач, фәлән бәягә, әнә шул азык-төлекне алсызыктагы егетләргә илтә торган «Уазик»ка запас частьлар җыеп киткән иде. Аннан, бер сөйләшүдә, машинаны шартлатуларын белдек. Җыелышып, матай алдылар. Анда да тормыш бар бит. Ару, талчыгу, зарыгу, сагыну һәм... яшәргә омтылыш бар.
Авыл малайлары фронтта да югалып калмый, җир астында – блиндажда яшиләр, шунда ук мунча да корып куйганнар. Ялга чыкканда, үзләренә юыныр урын көйли алганнар. Блиндаждан җибәргән бер видеосын искә алыйм әле: сәндерәдә яудан арып кайткан егетләр, бер-берсенә терәлеп, кысылып йокыга талган. Ә аяк очларында бер мәче йоклап ята. Баксаң, боларга ияләшкән икән җан иясе. Тычканнар күбәйгән иде, еланнар җанга тиде, мәче булганда ул мәшәкатьтән арындык, дип сөйләде.
Көннәрнең берендә блиндажларына снаряд төшеп, җир белән тигезләнгән. Мәченең язмышы турында сорарга кыймадым. Үзенә киемнәр, кирәк-ярак алырга акча юлладым. Бермә-бер кыйбат булса да, сатып алырга җайлары булгалый. Иң мөһиме – үзе исән! Акча дигәннән... Без юллаган акчаны җирле халык алмаштыра, үзләренә процентларын алып кала. Гади генә әйткәндә, 11 мең юллыйсың, 10 меңен иясенә бирәләр. Берсендә шулай юлладым да, барып җитми генә бит. Банкка да барып карадым, файдасыз. Ә базарда озак тоткарлана торган түгел, егетләр частька кайтып китте. Икенче көнне хәбәре килде – акча энекәшкә барып ирешкән, сугышта законнар башкачарак икән.
«Гуманитарка»ны Апас районы хакимияте аша юллыйбыз. Алар, исемләп, үзләре дә әзерли, безнең посылкаларны да илтәләр. Ала. Бик кирәк әйберләрдән – дарулар (авыртуны баса торган, салкын тигәннән, йөткергәннән, инфекцияләрдән), тәмәке, антисептиклар, дымлы салфеткалар. Үзе кайтса, нидер төзәтергә запчастьлар, рацияләр, «броник» – бронежилет һ.б. җыеп китә. «Броник» дигәннән... 1 ай элек гомерен саклап калды шул. «Бүрәнә белән китереп бәрделәр дип торам, барып төшкәч, селкенә алмый яттым. Аннан көчкә аякка бастым», – ди. Снаряд ярчыгын бронежилеттан пычак белән каерып чыгарганын безгә дә күрсәтте.
Ул ярчыклар белән аягы тулы. Алсызыкка кергән егетләрнең күбесе шул хәлдә, ди. Күбесен пычак очы белән үзләре каезлап алырга өйрәнгән. Авыртудан, ризасызлыктан, чарасызлыктан кыса торгач, тешләре дә үзгәреп беткән. Госпитальгә авыр хәлдәгеләр генә озатыла, анда да урыннар аз. Авыртуга түзәргә язган. Бу кайтканында аягында пешкән урыннар да бар иде: болар тупланган урынга «прилет» булган, утлы хәрәбәгә калган склад урынын казыганнар, аяк киемнәре чыдамый – эреп төшкән...
«Апа, сиңа» дип, ташлы кулон белән муенса бүләк итте. Яңа түгел. Сораштырам. Дустымныкы, ди. Алсызыкта һәлак булган. Яудан 7 чакрым учымда тотып, йөрәгем сыкрап чыктым, ди. Дустын мин дә беләм, «Физик» исән» дип, хәбәрләр белән куандыра иде. Дога кылырмын дип, бүләген алдым, ә күңелем әле дә елый. Ул малай да кызганыч, анасы да, энем дә...
Андагы егетләрне бер-берсенә иптәш була белү, туганнарның догада булуы, «мин кайтам!» дигән хисләр саклыйдыр. Һәм... бу мәхшәр кайчан да булса бер бетәр, дигән ышану йөртәдер аларны.