Бурятия Республикасы Иволгинск районы Поселье авылы мәктәбендә укытучы белән укучы малай сугышкан. Бу хакта төбәк прокуратурасының телеграм-каналында сөйләделәр, дип яза «Рен-ТВ».
«Иволгинск районы прокуратурасы мәктәпләрнең берсендә укытучы белән укучы арасында килеп чыккан конфликт факты буенча тикшерү үткәрде», – диелгән хәбәрдә.
Район мәгариф идарәсе башлыгына тиешле чаралар күрү һәм уку процессын контрольдә тотуны көчәйтү бурычы йөкләнде, дип өстәгәннәр прокуратурада.
Якынча мәгълүматларга караганда, физика укытучысы белән укучы малай авыл мәктәбендәге чишенү бүлмәсендә сугышкан. Аларның исемнәре, килеп чыккан бәхәснең мотивлары хәбәр ителми.