news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл мәдәният хезмәткәрләре 1 млн сум алу өчен гаризаны 10 августка кадәр бирә ала

news_top

Татарстан Республикасында «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасы буенча гаризалар кабул итү срогы 2026 елның 10 августына кадәр озайтылды. Бер тапкыр бирелә торган түләү 1 млн сум тәшкил итә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Конкурста катнашу өчен гаризаны minkulttatarstan@yandex.ru адресына җибәрергә кирәк.

Барлык шартлар да Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган. Программа «Кадрлар» милли проектының максатларына һәм бурычларына ирешүгә ярдәм итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар