Авыл кырыендагы елгада биш һәм өч яшьлек кыз балалар мәете табылган
Тикшерүчеләр әти-әниләргә балаларын боз өстенә керергә ярамавын өйрәтергә чакыра.
23 мартта Ростов өлкәсенең Будановка авылында Яблоновая елгасында ике кыз бала мәете табыла. 2017 һәм 2019 елда туган балаларда көч кулланып үтерү билгеләре булмый. Балалар суда батып үлгән дип фаразлыйлар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ростов өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Тикшерү эшләре бара, экспертизалар билгеләнгән.
Тикшерүчеләр әти-әниләргә балаларын гел карап торырга, яз көнендә боз өстенә керүдән тыярга киңәш итә.