Авыл клублары, исәнме сез?
КФУ студенты Искәндәр Зиннуров бер шимбә кичендә авыл клубына барып кайтты.
Сез авыл клубларындагы иске кызыл урындыкларны хәтерлисезме? Ә баскан саен шыгырдап тора торган идән такталарын? Түшәменнән тамчы тама идеме? Гримерка бүлмәсендәге таплы һәм наклейкалар ябыштырылган көзгене дә хәтерлисездер. Һәм клубның үз исе дә бар иде әле.
Безнең авыл клубын мин шундый итеп хәтерлим, чөнки кечкенәдән анда чыгыш ясадым. Иң истә калганы – Яңа ел кичәләре икән. Анда чыршының башы түшәмгә җитеп, кайвакыт әле сыймый да иде. Башка бәйрәмнәргә дә йөри идек.
Соңрак, мәктәптә укый башлагач, дуслар белән кич утырырга чыга идек. Үзем баянда уйный белгәч, кич буе җырлашып утыра идек. Кызлар белән бик йөрмәдек без. Аның кызлары да әз бит, булганы да, я сыйныфташ, я туган. Тәмәке белән дә мавыкмадык без, аның урынына, әйткәнемчә, баян тарттык. Тәртипле идек без. Бер ара мопедлар модага кереп китте. Минем энекәшкә дә алдылар аны. Мопед алгач, клубка бик еш йөрмәдек инде, кызык түгел иде.
Бүгенгесе көндә андый агач клублар бик сирәк калгандыр инде. Күбесен яңарттылар. Барысы да таштан ясалган, пластик тәрәзәләр куелган. Хәзер инде мин дә үстем – студент булдым. Хәзер мин дә шәһәрдә яшим. Яллар җитүгә авылны сагынып кайтам. Кайткан чакта клубка да кереп чыгарга тырышам. Клуб дип… мәдәният йорты дип языла бит инде хәзер. Мин барыбер клуб дип язам инде, бигайбә. Шул клубка кереп бер баян тарту, дуслар белән күрешү күңелемә ләззәт бирә.
Бу ялларда мин кичен клубка чыктым. Шул уңайдан, хәзерге «кичке мәдәният йорты» мохитен сезгә дә җиткерергә булдым.
«Авыл клубы», «авыл клубы» дип яздым да, авылны язмаганмын икән. Мин Мамадыш районы Яңа Комазан авылыннан, тик безнең авылда клуб юк, басма аша гына күрше Көек-Ерыкса авылы клубына йөрибез. Авылның мәдәният йорты балалар бакчасы һәм мәктәп белән янәшәдә урнашкан. Күп җирдә шулайдыр инде ул.
2023 елда клубка капиталь ремонт ясалды. Ялт иткән бина тора. Түбәләр, тәрәзәләр, идәннәр алмаштырылды, сәхнә яңартылды, яңа җиһазлар кайтарылды һ.б. Эче дә яп-якты хәзер.
Шимбә кичен машинада клубка менгәндә, юлымда сәнгать җитәкчесе Зөлфирә апаны очраттым. Аның да клубка менүе иде. Утырттым инде «жалко что ли». Килеп җиттек, клубны ачтык. Әкренләп халык та җыела башлады. Беренче булып, авылыбызның актив егете Илмар килеп керде. Аның белән рәхәтләнеп баян, гармун тарттык. Аннан тагын егетләр килде, җыелып бильярд уйный башладылар. Ике кыз да килде.
Аннары бергәләп утырып чәй эчтек. Авылдагы яңалыкларны сөйләштек – ләчтит саттык инде.

Бер почмакта комганнар, чабаталар, элеккеге кер югыч һ.б тезелгән. Монысы – музей почмагы. Зөлфирә апа балалар белән оста куллар түгәрәгендә ясаган эшләнмәләрен күрсәтте: башмаклар, бәйләнгән төсле чәчәкләр, күгәрченнәр, яфрактан ясалган картиналар һ.б.
Зөлфирә апа «Ак калфак» өлкәннәр өчен җыр ансамбле уңышы турында да сөйләде, диплом-грамоталарын күрсәтте. Бию түгәрәге дә бар икән. Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә шәмнәр, чәкчәкләр, токмач ясау өчен җыела клубка авыл халкы.
Без сөйләшеп торганда Илмар гармун тартуын дәвам итте. Гармунда уйнарга ул үзе интернеттан өйрәнгән. «Гармун моңын ишеткәч, яшьләрнең дә кайберсе кызыксынып тыңлый, сорашалар», – ди.
Ул кичне клубта без бер 10-12 кеше җыелдык. Әле бу бәйрәм яллары булуын исәпкә алганда. Бәйрәмгә туры килмәгән шимбәләрдә дә кеше була инде. Мәсәлән, мәктәп укучысы Илгиз шимбә клубка чыга. «Бүтән көннәрдә уку, өй эше күп», – ди.
Безнең клубка эстрада артистлары да бик сирәк килә. Күбрәк күршедәге Шәдче авылына киләләр. Ә бездә без үзебез чыгыш ясыйбыз.
Шулай баян тартып, сөйләшеп утырдык та, кайтып киттек инде.
Сезнең авылда клуб/мәдәният йорты ни хәлдә?