Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл китапханәчесе Альбина Бәширова: Замана балалары нинди китаплар укый?

Мин – Альбина Бәширова. Без гаиләбез белән 2017 елда Казаннан Апас районы Карамасар авылына күчеп кайттык. 2018 елның сентябреннән авыл китапханәсендә эшлим. Музыкаль белемем бар, быел КФУның журналистика факультетын тәмамлыйм. Беркемгә дә сер түгел, бүгенге көндә компьютер һәм телевидение балалар тормышында зур урын алып бара. Тик балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Әлеге язмам шул хакта.  

news_top_970_100
Авыл китапханәчесе Альбина Бәширова: Замана балалары нинди китаплар укый?
Китапханәгә эшкә кергәч, яныма иң беренчеләрдән булып балалар йөри башлады. Безнең авылда башлангыч мәктәп кенә, анда алты бала укый, шулар, дәресләре беткәч, өерелеп килеп керәләр дә, үзара кычкырып сөйләшә-сөйләшә китап актара башлыйлар. Шәһәр китапханәләрендә шаулашмагыз дип тыярлар иде инде аларны, миңа сөйләшүләре кызык, рәхәтләнеп тыңлап торам. Китапны, авторына, эчтәлегенә карап түгел, күбрәк тышлыгына, кыяфәтенә карап сайлыйлар.

- Мондыйны алдыңмыни? Иске ич бу?!

Андерсонның татарчага тәрҗемә ителгән әкиятләр китабын тоткан бер бала, иптәше, иске дип мөһер суккач, китабын кире киштәгә алып куя.

- Кызыклы китаплар шулай таушалып беткән була инде ул! - дим көлеп. - Күп укылгач, туза...

Ул арада Роберт Миңнуллинның ялтырап торган рәсемле китабын кулына тоткан бала минем сүзләрдән соң тагын икеләнеп кала...

- Ә мин шигырьләр укырга яратмыйм! Бөтенесе бәбиләр өчен... Апа, "ужастиклар" юкмы? 
 
4 сыйныф кызы Алинә монысы.

"Ужастик"дигән сүзне ишеткәч, бөтенесенең дә һичшиксез куркыныч, маҗаралы китап аласы килеп китте. Мин кечкенә чакта бу китапханәдә Абраххам Мерритның "Дьявольские куклы мадам Менделип" дигән бик куркыныч һәм кызыклы китабы бар иде. Балалар киштәсеннән эзләп карадым - тапмадым. Әле күптән түгел генә эшлим, фондны да белеп бетермим. Әллә башка берәр җиргә куелган ул китап, әллә алганнар да китермәгәннәр... Алмашка Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары"н тәкъдим иттем. Абага чәчәге ашап күренми торганга әйләнгән малай турында дигәч, күзләре кызды балаларның - бөтенесенең тизрәк шуны укып карыйсы килде. 3 экземпляр бар иде ул китап - тиз генә өчесенә бүлеп алдылар! Балаларның калган өчесе инде чиратка басып, китапны тегеләр китергәч алырга ризалаштылар.

Бер кыз Алмаз Гыймадиевның "Телефонлы кәҗә" дигән китабын укыган булган икән. Бик шәп дип мактый-мактый, тагын бер малайга алдыртты аны. Кыскасы, ул көнне кергән балаларның алтысы да, нинди китап турында сөйләп, мактап тәкъдим иттем - шуны алдылар!

Теге "Дьявольские куклы мадам Менделип" дигәнен интернеттан табып укырга да киңәш итеп карадым каравын. Тик балаларга алай озак итеп интернетта утырырга рөхсәт итмиләр икән - сөендерде монысы.

Гомумән, балалар еш керә китапханәгә. Керәләр, сөйләшеп утырабыз. Хәзер бөтенләй ияләшеп беттеләр инде үземә. Күңелле алар белән. Башлангыч сыйныфлар - нәкъ менә ничек телисең шулай “әвәләп” була торган чаклары. Китап ярдәмендә уй-фикерләренә бик нәтиҗәле итеп юнәлеш биреп була.

Үзем өчен дә нәтиҗә чыгардым: балалар әдәбиятын яхшырак белсәң дә комачауламас иде, чөнки яхшылап анонс ясап бирәсең икән китапны, бала һичшиксез алып кайтып укый инде аны!

Безнең китапханәгә нигездә 14-15ләп бала йөри, каникулда шәһәр балалары да килә, әзрәк арталар. Китапханәгә йөрүчеләрнең санын арттыру өчен төрле чараларны күбрәк уздырырга тырышабыз. Авыл балалары өчен артык сайлау мөмкинлеге юк, шуңа күрә китапханә чараларына да теләп йөриләр. Андый чараларны нишләптер "бәйрәм" диләр. Без клубта я китапханәдә узачак чараларга "Туган авыл" чатында (ватсапта авылдашлар чаты) афиша я игълан куеп барабыз. Шуннан ишетәләр дә ахыры, "Апа, иртәгә бәйрәм буламы әллә?" дип сорыйлар. Шунда килгән кешегә китап биреп җибәрәсең инде.

Бүгенге көндә балалар нинди китаплар укый? Авылда иң популяр, балалар яратып укый торган 5 китап исемлеген төзедем:

1. Гадел Кутуй "Рөстәм маҗаралары" (бу китапны укып карамаган бала калмады хәзер авылда! Каникулга кайткан балалар да алып укыды).

2. Айгөл Әхмәтгалиева "Мин гашыйк булдым".

3. Алмаз Гыймадиев "Телефонлы кәҗә".

4. Талия Шакирова редакциясендәге "Татар халык әкиятләре".

5. "Зәңгәр күлдә ай коена" Фәнис Яруллин (берсе артыннан берсе бу китапны да күп укыдылар).


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100