Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл кешесен тоткынлыкка алганнар, ике кеше һәлак – Брянскига диверсантлар бәреп кергән

2 март көнне иртән Россиянең Брянск өлкәсендәге авылга Украинадан диверсантлар отряды чикне үтеп кергән. Алар 2 авылга һөҗүм иткән, кибеттәге кешеләрне заложник итеп алганнар, 1 ир-атны үтергәннәр, 10 яшьлек бала яраланган.

news_top_970_100
Авыл кешесен тоткынлыкка алганнар, ике кеше һәлак – Брянскига диверсантлар бәреп кергән

Россия территориясенә берничә дистә Украина хәрбие бәреп кергән. Алар белән Росгвардия хезмәткәрләре арасында атыш булган.

Брянск өлкәсе губернаторы Александр Богомаз сүзләренчә, диверсантлар Украина чигендә урнашкан Любечане авылында «Нива» автомобиленә аткан, анда 1 кеше үлгән, 10 яшьлек бала яраланган. Бала хастаханәдә. 

Лубечане авылыннан 15 километр ераклыкта урнашкан Сушаны авылына пилотсыз очкыч белән һөҗүм иткәннәр.

2 март 13.00 сәгатькә булган  мәгълүматлар буенча,  1 кеше үлгән, 1 кеше зыян күргән. Украина диверсантлары авылның фельдшерын һәм авыл кибетендәге кешеләрне заложник итеп алган. Соңрак фельдшерны җибәргәннәр, дигән мәгълүмат та чыкты. Заложник итеп 6 кешене алган булырга мөмкиннәр, дип язды ТАСС. Авыл кешеләре арасында да һәлак булучы һәм яраланучылар бар. «Диверсантлар мәктәпкә керә алмады, мәгариф үзәкләренә зыян килмәгән», – ди хәбәр итте җирле хакимият «РИА Новости»га.

Мәктәп автобусына һөҗүм турындагы хәбәр дә кире кагылды, «мәктәпләр дистанцион укуда» дип аңлатылды.

14.26 сәгатькә диверсантлар турында хәбәрләр күренми, алар Россия территориясеннән китә ала, дип хәбәр итте ТАСС агентлыгына  шаһитлар.

14.55 сәгатьтә Сушаны авылының җирлек башлыгы Николай Самуев авыл халкының ирекле рәвештә хәрәкәт итә алуын сөйләгән.

Өлкә губернаторы соңрак һәлак булучыларның 2 кеше булуын әйтте – 1966 елгы ир дә үлгән.

Диверсантлар авылда видеоролик төшергән, почта, мәдәният йорты янында фотога төшкән. Алар анда үзләрен «Русский добровольческий корпус» дип таныштыра һәм «Россияне азат итәргә җыенулары» турында сөйли.

«База» хәбәр итүенчә, Сушаны авылында электроподстанция һәм газ станциясе шартлатылган. Анда берничә дистә кеше булган, дип хәбәр ителә.

Авыл кешеләре ни сөйли?

Авыл кешеләре әйтүенчә, һөҗүм иртәнге сәгать 9лар тирәсендә була. Сары тасмалар бәйләгән хәрбиләр, беренче итеп, балалар утырган машинага һөҗүм итә.

«Балаклава кигән хәрби хезмәткәрләр юлда машиналарны туктатты. Кешеләрне чыгарга мәҗбүр итте, телефоннарны тартып алды, ир-атларның кулларын скотч белән бәйләделәр, автобус тукталышындагы эскәмиягә утырттылар. Украинча сөйләштеләр. Тукталыш тирәли мина-лепестоклар (миналар) чәчтеләр. Ул арада шартлаулар ишетелде, һәм диверсантлар Украина чигенә таба качты. Шул вакытта кешеләр йөгереп кача алды», – дип сөйләгән диверсантлардан кача алган кешеләрнең берсе.

«Балаларны күрше авылга мәктәп автобусына алып барган бер автомобиль йөртүчесен үтергәннәр, 10 яшьлек Федяны яралаганнар. Яралануына карамастан, малай үзе белән 2 кызны урманга качарга алып киткән, аннары юлаучы машина туктаткан һәм ул урыннан киткәннәр. Аңа «ашыгыч ярдәм» чакыртканнар. Климов районында 15 кеше булган, барысы да ак маскировкалау халатлары кигән иде», – дип сөйләгән авылда яшәүчеләрнең берсе.

10 яшьлек малайга тигән пуля малайның кабыргасы кырыеннан киткән, дигән мәгълүматлар бар.

Хакимият җавабы

Россия Президенты Владимир Путин Пятигорскига планлаштырылган сәфәрен кичектерде һәм Мәскәүдә калды, дип язды ТАСС. Путинга Россия территориясенә диверсантлар керүе турында һәрдаим доклад кертелде.

Путин бу вакыйгаларны «теракт» дип атады.

ФСБ дәүләт чиген бозучыларны юк итү буенча операция үткәрелүен раслады.

Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Украина хәрбиләре гамәлен «террорчылар һөҗүме» дип атады. Соңрак Путин бу һөҗүмне «теракт» дип бәяләде.

Дмитрий Песков Брянск өлкәсендәге хәл аркасында махсус хәрби операциянең статусы үзгәрәчәкме-юкмы икәнен әйтә алмавын белдергән.

3 мартта РФ Иминлек советы утырышы узачак. 

Башка илләрнең җавабы

Украина ягы бу хәлләргә илнең катнашы булмавын белдерде.

Украина президенты офисының киңәшчесе Михаил Подоляк диверсантлар керү белән бәйле вакыйганы «провокация» дип бәяләде.

Украинада Брянск өлкәсе белән чиктәш төбәкләрдә һавадан куркыныч янау турында игълан ителде. Ул 1 сәгать чамасы дәвам итте.

Белоруссиянең Дәүләт чик комитетында (республиканың Гомель өлкәсе Брянск өлкәсе белән чиктәш) үз чикләрен саклау өчен җитәрлек көчләре барлыгын белдерделәр.

Сүз уңаеннан

Моңа кадәр Россия территориясендә Украина диверсантлары турында хәбәрләр даими рәвештә килеп торды. Әмма, кагыйдә буларак, сүз Россиянең яңа төбәкләрендә диверсион-разведка төркемнәренең гамәлләре турында барды.

Дүшәмбе көнне, 27 февральдә, «Телеграм»дагы Mash каналы Белгород, Воронеж һәм Курск өлкәләрендә диверсантларны эзләү барышы турында хәбәр итте. Төбәк хакимияте бу мәгълүматны кире каккан иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100