Россия Хөкүмәте даруларны почта бүлекләрендә һәм күчмә аптекаларда сатуны рөхсәт иткән ике карар кабул иткән. Бу хакта ТАСС яза.
Беренче чара илнең барлык төбәкләренә кагыла. Ә күчмә аптекалар форматы Түбән Новгород һәм Курск өлкәләрендә эшләячәк. Эксперимент 2029 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов хәбәр иткән.
«Россия Хөкүмәте даруларны сатып алу мөмкинлеген арттыру максатыннан ике документ кабул итте. Беренче карар нигезендә, авыл җирлекләрендә, аптека һәм медицина оешмалары булмаган торак пунктлардагы «Россия почтасы» бүлекләрендә рецептсыз сатыла торган 100дән артык төрдәге иң кирәкле даруны сатарга рөхсәт ителә», – дип белдергән министр ярдәмчесе
Эксперимент 2029 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
Күчмә аптекалар белән бәйле эксперимент дарулар сатуның бу ысулын сынап карау һәм киләчәктә аны киңрәк куллану мөмкинлеген бәяләү өчен үткәрелә.