Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм чаралары бар?

Сыер асрыйсың икән – субсидиясен бирәләр, ферма төзисең – чыгымын кайтаралар, орлыгын бушлай биреп, яшелчәсен сатып алалар. “Бу субсидияләр кешеләргә авыл җирлегендә яшәп, күпмедер акча эшләргә мөмкинлек бирә”, - дип искәртә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

news_top_970_100
Авыл җирлегендә шәхси хуҗалыкларга нинди ярдәм чаралары бар?
"Татар-информ" архивы

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, фермерларга, КФХларга ярдәм чаралары – “Интертат” күзәтүендә.

Сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелеше өчен субсидияләр:

Төзелеш бәяләре кыйммәтләнү сәбәпле, сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә: 5 сыердан да ким булмаса – 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр;

8 сыердан да ким булмаса – 400 мең сумнан 600 мең сумга кадәр.

Мәсәлән, кешенең бар ди ике сыеры, бишкә җиткерәм дип уйлый икән, мини-ферма төзү өчен 300 мең сум алачак. Әгәр өч сыеры булып, тагын бишкә арттырам ди икән, сигезгә җиткерә, ягъни һәр арттырылган биш сыер өчен 600 мең сум бирәбез, - дип аңлатты Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен сөтчелек юнәлешендәге мини-фермалар төзелешенә быел 50 млн сум каралган. 

Тана һәм бер тапкыр бозаулаган сыерлар сатып алу өчен субсидияләр:

Бер баш терлеккә 30 мең сумнан 60 мең сумга җиткән. Ришат Хәбипов бер кешегә елына биш тана сатып алырга рөхсәт ителгәнен искәртте.

Нәселле терлеккә чыгымнарны киметү өчен, таналар һәм бер тапкыр бозаулаган сыерларга субсидия бер башка 40 мең сумнан 70 мең сумга җиткән. Бу терлек бәясе кыйбатлану белән бәйле.

Бу максатларга 2022 елда 10 млн сум акча салынган.

Моннан тыш, лейкозлы сыерны алмаштырганда, өстәмә 10 мең сум кайтарыла.

Сыер асраучылар өчен субсидияләр:

Әгәр фермер шәхси хуҗалыкта бер сыер асрый икән, елына бер тапкыр 2 мең сум субсидия бирелә, ике сыер булса, һәркайсына 3 әр мең сум, өч һәм аннан күбрәк сыерга – һәр сыерга 4 әр мең сум түлиләр.

Бу акча 500 сумлык ветеринария чараларына килешү имзаланган шартларда түләнә, ләкин ул хезмәт өчен дә һәр сыерга 300 әр сум исәбеннән хөкүмәт өстәмә субсидия белән кайтара.

Кәҗә асраучылар колагына: бер кәҗәгә елына 500 сум исәбеннән түләнә.

Сыер һәм кәҗәләр тотучыларга ярдәм максатыннан быел Татарстанда 350 млн сум акча планлаштырылган. Сыерлар асрауга субсидияләрне гадәттә августта, уңыш җыйгач бирсәләр, былтыр һәм быел халыкка акча апрель-майда ук күчә. Субсидиягә заявканы “Мои субсидии” цифрлы платформасында да тапшырып була.

Ат асраучылар өчен субсидияләр:

Өч яшьтән олырак бияләр өчен бер башка өч мең сум исәбеннән субсидия каралган, ләкин өч баштан артыкка түләнми.

Өч яшьтән зуррак бияләр тотучылар өчен быел бюджетта барлыгы 8 млн сум каралган.

Татар токымлы атларны үрчетүгә килгәндә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Баш дәүләт токымлы терлекчелек идарәсе башлыгы Ришат Зарипов сүзләренчә, нәселле терлек үрчетүче КФХлардан сатып алынган терлек бәясенең 60 проценты кайтарыла. Татар токымлы бияләрне асрау чыгымнарына 20 мең сум бирелә.

Чеби, тавык үстерүчеләргә мәгълүмат:

– Чебиләрне кооперативлар аркылы бирәбез дип сөйләштек. Мөслимнән Ирек Хәмәдишин шуның ачык мисалы. Ул 30 меңгә якын каз бәпкәсен бушка тарата, терлек азыгын сатып бирә, халык аларны үстерә дә, берсен көз көне Иреккә суярга дип кире кайтаралар. Ирек алардан бушлай ала, бу кооперация дип атала.

Сабада райпо (район кулланучылар җәмгыяте берлеге – ТИ искәрмәсе) идарәсе рәисенең дә инкубаторы бар, ул халыкка тарата. Инкубатор тоткан предприятиеләр халыкка бирәләр икән, кош бәясен без кооперативка кайтарабыз, шуңа күрә кооперативлар аркылы чебиләр алу мөмкинлеге бар.

Без санкциягә каршы чаралар кысаларында, кош бәпкәләре, чебиләр бәясе чыгымнарын кайтаруга кагылышлы элекке субсидияне кире кайтару буенча өстәмә акча бүлеп бирү турында Хөкүмәткә мөрәҗәгать, документлар пакетын әзерлибез.

Мәсәлән, бройлер чебине 30 сумга сатып алалар, 50 процентын, әйтик, 15 сумын кире кайтара идек. 2020 елда бу чыгымнарга 22 млн сум акча тотылды. Бүген тәүлеклек чебеш 70 сумга җитте, басып чыгару өчен йомырка 50 сум тора. Безгә бу максатларга якынча 50 млн сумлап акча кирәк, ул бюджетта каралмаган, шуңа күрә Хөкүмәткә мөрәҗәгать итәчәкбез.

100 баш чеби үстерәләр икән, аны бит инде кемгәдер сатарга кирәк. Безгә шулай итеп оештырырга кирәк: кооператив чебине алып биреп, халыкка арзан бәядән таратырга һәм кооперативка шул субсидияләрне бирергә. “Мин авылда торам, чеби үстерәм, безгә чеби-казлар бирегез” дип кенә булмый бит, кооператив белән килешү төзергә кирәк: артык калган өлешен кооперативка сатарга яки суярга бирергә тиеш. Безгә шәһәр халкын да тәэмин итәргә кирәк бит әле, - дип аңлатты Ришат Хәбипов.

Орлыклар буенча:

Ел саен Татарстан Президенты шәхси хуҗалыкларга орлыклар тарату өчен 10 млн сум акча бүлеп бирә.

– “Татпотребсоюз”, авыл җирлекләре аркылы чөгендер, кишер, суган орлыклары таратабыз. Утыртыр вакыт җиткәч, кәбестә рассадасын да бирәбез. Көз көне кешеләрдән үстергәненең 30 процентын килешү нигезендә сатып алабыз һәм ярминкәләрдә сатабыз, - диде Ришат Хәбипов.

Быел, федераль кагыйдәләр нигезендә, ябык грунтта яшелчәләр (яктырту технологиясен кулланып җитештерелгән) үстерүгә дә субсидияләр булачак. Бер тонна сатылган яшелчәгә 310 сум бирелә.

Бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерүчеләргә:

Бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерүче аграрийлар гектарына 25 әр мең сум акча алачак, узган елга караганда, чәчүлек мәйданнарын 10 һәм күбрәк процентка арттырган хуҗалыклар гектарына 40 мең сум субсидия алачак.

–Кеше элек сатар өчен дә, туганнарын тәэмин итәр өчен дә бакчасына күп итеп бәрәңге утырта иде. Хәзер, яртысына печән чәчтеләр, чөнки карарга, корт белән көрәшергә авыр, диләр. Бәрәңгене чәчәргә кирәк. Бәрәңге бүлбесен халыкка таратучы кооперативлар да төзибез. Кукмарада, Кайбычта шушы юнәлештә эшләргә тотыналар, - диде Хәбипов.

Министр урынбасарыннан сезгә алтын киңәш: бәрәңге бүлбесен утыртканда ук махсус препарат белән эшкәртергә кирәк.

– Чәчәр алдыннан бүлбегә сиптереп чыгу кирәк. Августка кадәр бер генә корт та булмый. “Престиж” дип аталган бу препарат ампулаларда да сатыла, - диде.

«Агростартап» программасы буенча:

Фермер мөгезле эре терлек үрчетеп, ит һәм сөт юнәлеше буенча 3 млн сумга кадәр, башка юнәлешләр буенча 1,5 млн сумга кадәр грантка дәгъва итә ала. Ләкин проект суммасыннан кимендә 10 процент өлеш үз акчаңны кертү зарур.

Быел программага 160, 4 млн сум акча бүленгән. 214 млн сумга 94 заявка инде тапшырылган. Грант 18 ай эчендә кулланыла, КФХ үз эшчәнлеген алып барып, биш ел хисап тота. Фермерлар белән килешү нигезендә, авыл хуҗалыгы продукциясе күләмнәре ел саен кимендә 8 процентка артып барырга тиеш.

2021 елда 161 млн сумга 60 КФХ грант алган. 60 җиңүченең 24се сөт терлекчелеге белән шөгыльләнеп, барлыгы фермаларын 970 сыер белән тулыландырган, 22 КФХ 1326 баш мөгезле эре терлек симертү, ике җиңүче 29430 баш кош асрау белән, ике җиңүче 80 башка атчылык, икесе 300 башка сарык үрчетү, икесе елына 5 тонна товарлыклы балык җитештерү, тагын алтысы үсемлекчелек юнәлешендәге проектлар белән шөгыльләнәчәк.

Бу грантка  быел конкурс игълан ителгән елда теркәлгән ИП (КФХ) яки конкурс җиңүчесе итеп танылганнан соң фермер булып теркәлергә мәҗбүр булган шәхси ярдәмче хуҗалык дәгъва итә ала.

“КФХ базасында гаилә фермалары үсеше” программасы буенча:

2021 елда 20 КФХ 315,9 млн сум грант откан. Грант 24 ай эчендә кулланыла, КФХ 5 ел эчендә хисап тотарга тиеш.

Бер фермерга грант күләме мөгезле эре терлекчелектә сөт һәм ит юнәлеше буенча 30 млн сумга кадәр, башка юнәлешләр буенча 20 млн сум, ләкин проектның гомуми суммасыннан кимендә 40 процент үз акчаңны кертү шарт. Бу ярдәмгә, теркәлгән көннән алып, авыл хуҗалыгы эшчәнлеген бер елдан артык алып баручы шәхси эшмәкәр өмет итә ала. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләмнәрен ел саен 8 процентка арттырып, грант алганнан соң 24 ай эчендә җитештерү куәтләренә чыгу кирәк. Нинди юнәлеш булуга һәм грант суммасына карамастан, өстәмә өч даими эш урыны булдыру кирәк.

Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү буенча:

Бер кооперативка грант 70 млн сумга кадәр. Күпчелеге сыер, ат ите, сөт, яшелчәләр, җиләк җимешләр, кош ите, бөртеклеләрне эшкәртү һәм башка юнәлешләр буенча. Грант 24 ай кулланыла, биш ел дәвамында хисап тота.

“Фермерлар династиясе” конкурсында быел 100 әр мең сумнан биш премия тапшырылачак.

“Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык, КФХ, авыл хуҗалыгы предприятиесе башлыгы, кооператив рәисе” конкурсы буенча 100 әр мең сумнан 100 премия каралган.       

Авыл туризмы белән шөгыльләнергә теләүчеләр колагына:

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2022 елдан туристик һәм инфраструктура объектлары төзелешенә 10 млн сум грант керткән.

Биектау районының “Милли колоритлы авыл туризмы”, “Эко-ферма белән “Биләр” ял базасы” проектлары Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан сайланган. Акчаны 1 майга кадәр тапшыру ниятләнә.

Мини-сөтчелек парклары территориясендә мөгезле эре терлек тоту буенча сөтчелек юнәлешендәге фермалар төзелешенә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр – яңа юнәлеш.             

Ришат Хәбипов әйтүенчә, бу төр субсидия быел гамәлгә кертелә. Проектны Кукмараның “Монокорм” кооперативы тәкъдим иткән.

– Авылда күп кеше эшсез. Хәзер зур егәрлекле техника күп кеше таләп итми. Без сөйләштек тә, инвестор булып “Восток” хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Иванович чыкты, алар кечкенә генә территориядә 24 сыерга исәпләнгән дүрт ферма төзеделәр. Колхоз фермасы рәвешендә төзеделәр, терлек азыгын хуҗалык бирә, ветеринария препаратлары, су, тирес чистарту, ясалма орлыкландыру – бөтенесе эшләнгән. Авылда яши торган кеше шул фермадагы малларны карарга алынды. Бер сыерга көненә бер сыердан 100 сум чыга, 24 сыерга 2400 сум, 10 көнгә 24 мең, 30 көнгә 72 мең сум түләнә дигән сүз.

Шуларны тиражларга җыенабыз. Ферма төзегән өчен 70 процент субсидия кайтарабыз. Әйтик, 5 млн сумга төзегән икән, 3 млн сумы кире кайта. Аннары икенче мәйданчыкта тагын дүрт ферма төзесәләр, тагын дүрт кеше килеп эшли ала дигән сүз. Хәллерәк кеше туганына яки башка кешегә ферма сала икән, ике ел да өч айдан соң керткән акчалар аклана. Авыл җирлекләренә күпмедер иганәчеләрне дә җәлеп итү өчен эшләнгән бу, - дип әйтте министр урынбасары.

Субсидия, ферманың куәтләренә карап, 2 млн сумнан 3 млн сумга кадәр.

Ришат Хәбипов бүген терлек азыгы әзерләү гади кеше өчен иң авыр эшләрнең берсе булуын искәртте. Кукмарада “Монокорм” кооперативы ярдәмендә бу мәшәкатьләрдән арынып булуын билгеләп узды.

– Хәзер күп кеше “Монокорм” кооперативы аша эшли, терлек азыгын төргәкләп халыкка китереп бирәләр. Күп кешеләр үз җирләрен кире шул хуҗалыкка кайтардылар, аларга моның өчен терлек азыгы әзерләнә, халыкта сөт бер сыерга ун литрга кадәр артты, - диде.

Сөтчелек юнәлешендә эшләүчеләр колагына:

Терлекчелек үсешенә этәргеч бирү өчен, быелдан 1 литр сатылган сөткә субсидия бирелгәндә, өстәмә сигез критерий үтәлеше өчен өстәмә коэффициент кертелә. Һәркайсы ставканы 5 процентка арттыра.

Силос (сенаж) траншеяларын 100 процент паспортлаштыру;

Авыл хуҗалыгы терлегенең 95 проценттан да ким булмаган өлешен теркәү һәм исәпкә алу;

Штат расписаниесе буенча ветеринарлар белән тәэмин ителеш яки ветеринария хезмәтенә килешү төзү;

Көтүлек белән идарәнең автоматлаштырылган программасы;

Терлек тукландыруның автоматлаштырылган программасы;

Мөгезле эре терлекнең сәламәт һәм исән булуы (үлгән терлек туган малга нисбәттә 5 проценттан артмаска тиеш);

Мөгезле эре терлектә лейкоз булмау;

Сыер һәм таналарны 100 процент ясалма орлыкландыру.

2022 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларны субсидияләү өчен 418 млн сум акча планлаштырыла. 2022 елда барлык субсидияләр электрон рәвешкә күчерелә. Субсидия алучылар сайлап алу нәтиҗәләре буенча билгеләнә, аларның срогы 30 көннән дә ким түгел, аннары документлар тикшерелә, килешүләр төзелә, акча күчерелә. Шул рәвешле субсидия бирү тәртибе 50 көнгә кадәр сузылырга мөмкин.

– Шәхси хуҗалыкта тотучылар өчен ярдәм чаралары сакланды, суммаларны арттырдык, сайлап алу бара, - диде Ришат Хәбипов.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан заявкалар кабул итә. Сайлап алу 28 апрельгә кадәр дәвам итә.

Һәркем Авыл хуҗалыгы министрлыгы сайтына үзе кереп таныша ала. Эшчәнлек, АПК ны финанслау, сайланыш, 2022 ел, ТР бюджеты, сайлау дәвам итә бүлекчәләренә керергә кирәк, анда бөтен ярдәм чаралары язылган.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 апрель 2022
    Исемсез
    Авыл совубылтыр да бер сыерны язмагаган иде быел да 5 не язган 6 сыерыгыз бар 4000 куп акча да тугел просто обидно(Балык бистэсе Олы Елга)
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100