news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл йомыркасын озак вакыт ничек сакларга?

news_top
Авыл йомыркасын озак вакыт ничек сакларга?
Фото: социаль челтәр

Социаль челтәрдә оста ханымнар файдалы киңәшләр белән бүлешеп тора. Шуларның берсе – авыл йомыркасын катырып кую турында. Бу – бигрәк тә бавырсак һәм чәкчәк әзерләүчеләр өчен яхшы була, чөнки сап-сары авыл йомыркасыннан камыр ризыклары да шәп килеп чыга.

«Кызлар, салкыннар башланды, димәк, тавыклар да йомырка аз сала башлый. Шуңа күрә йомырканы, блендер белән туглап, силикон кекс савытларында туңдырабыз, аннары пакетларга күчереп, туңдыргычта саклыйбыз. Токмач, бавырсак, чәкчәк, шулай ук барлык камыр ашларына менә дигән булачак. Хәтта кыздырып алырга да була», – дип яза авылда яшәүче ханымнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар