Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Авыл хуҗалыгын яклар өчен!" Бер төркем түрәләрнең күңел ачканын видеога төшергәннәр

"Авыл хуҗалыгын яклар өчен!" Бер төркем түрәләрнең күңел ачканын видеога төшергәннәр

news_top_970_100
"Авыл хуҗалыгын яклар өчен!" Бер төркем түрәләрнең күңел ачканын видеога төшергәннәр

Интернетта бер төркем түрәләрнең күңел ачуын төшереп алган видеоролик таралды. Элекке вице-премьер Аркадий Дворкович, элекке авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев, премьер-министрның элекке матбугат секретаре, премьерның протокол хезмәтенең элекке җитәкчесе Марина Ентальцева самолет бортында Надежда Кадышеваның "Ах, судьба моя, судьба" җырын башкара. 

Матбугат чаралары язуынча, бу видео 2018 елда, түрәләр әле вазифаларын башкарган вакытта төшерелгән. Тимакова һәм калган түрәләр шәраб эчә, "авыл хуҗалыгын яклар өчен" тост күтәрә. 

РИА Новости агентлыгы Россия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песковның бу видеога карата фикерен белешкән. 

"Моның бернинди гаебе юк. Иң мөһиме: бернинди кагыйдәне дә бозмасыннар", - дигән ул.

Ул бу видеоның каян килеп чыкканын белмәвен әйткән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100