news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл хуҗалыгы министрлыгы җиләк һәм гөмбә җыюны контрольгә алырга җыена

Авыл хуҗалыгы министрлыгы җиләк һәм гөмбә җыюны контрольгә алырга җыена

news_top
Авыл хуҗалыгы министрлыгы җиләк һәм гөмбә җыюны контрольгә алырга җыена
РИА Новости хәбәр итүенчә, авыл хуҗалыгы министрлыгы "кыргый үскән ресурслар базарын көйләү һәм анда дәүләт сәясәтен үткәрү" вәкаләтләрен үзенә бирүне сорап, проект әзерләгән.

Министрлык "кыргый үскән ресурсларны - шул исәптән җиләк, җимеш, орлык, чикләвек, гөмбә, каен суы һәм дәва үләннәрен җыю, эшкәртү һәм сатуны" контрольгә алырга тели. 

Моны ведомство бу байлыкларның табигатьнеке булуы һәм халыкның аларны яратып куллануы, бу эшнең табышлы булуы белән аңлата.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы бу өлкәнең икътисади ресурсы зур булуын белдерә. 

Ведомство фикеренчә, кешеләр бу байлыкларны җыйганда һәм сатканда бернинди хокукый кануннарга да таянмый. "Бу өлкәне бернинди дәүләт органнары да көйләми", ягъни әлегә бер генә түрәнең дә закон ягыннан җиләк җыйган кешегә "дөрес эшләмисең" дип әйтергә хакы юк, диелә аңлатмада. Министрлык бу хокукны үзенә алырга тели.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар