Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Авыл халкы, мәчеткә барып, янгыннан котылу өчен дога укыды» — Төмәндә урманнар яна

Төмән өлкәсе — урманнарга бай як. 11 майда өлкәдә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән һәм ул әлегәчә дәвам итә. Сәбәбе — урман янгыннары. «Татар-информ» хәбәрчесе Төмәндә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәгә керде.

news_top_970_100
«Авыл халкы, мәчеткә барып, янгыннан котылу өчен дога укыды» — Төмәндә урманнар яна

Төмән өлкәсенең Төмән, Түбән Тәүде, Тубыл һәм Вагай районнарында урман янгыннары котыра. Апрель уртасында башланган районнар куркыныч масштаблар алды. Аларның төп сәбәпле дип корылык һәм кешеләрнең саксызлыгын атыйлар. Ә инде май аенда көчәеп китүе җилле һава торышы белән аңлатыла.

Төмән өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәл министрлыгы хәбәр итүенчә, янгыннарны сүндерүгә 1,5 меңнән артык кеше һәм 300 берәмлек техника җәлеп ителгән. Хәзерге вакытта алты районда янгыннарны сүндерү һәм торак пунктларны саклау эшләре дәвам итә. Авиация дә эшли — көн саен мең тоннага якын су сибәләр.

Шунысы гаҗәп — янгыннар 15 апрельдә башланса да, Төмән өлкәсе губернаторы гадәттән тыш хәл режимын 11 майда гына кертә. Хәзер урманнарга керү катгый тыелган. Дача һәм бакча яны участокларында учак ягу бөтенләй рөхсәт ителми. Чикләүләрне бозган өчен административ җаваплылык каралган, ә янгынга сәбәпче булган очракта гаеплеләр җинаять җаваплылыгына да тартылачак.

Урманнарга зыян салу очраклары буенча 15 җинаять эше кузгатылган.

«Авылыбыз урман эчендә утыра»

Янгын татарлар яшәгән төбәкләргә дә зыян салган.

Янгын Төмән районының урман эчендә урнашкан Муллаш авылын да юк итә язган.

— Янгын авылыбызга якынлашып ята иде, урманның дөрләп янганын ерактан карап тордым, — дип сөйли шул авылда яшәүче Фәнисә апа. — Авыл төтендә утырды, бик курыктык. Янгын авылга биш километр якынлашты, диделәр. Биш кенә чакрым димәс идем, каршыдагы йорттан чыккан шикелле күренде ут. Берничә урыннан янды. Ут безнең авыл янындагы урманнан чыккан, диләр.

Гомерем буе мәктәптә укыттым, тиздән миңа 68 яшь тула, Алла боерса. Мондый янгынны күргәнем булмады. Өлешләп-өлешләп янгын булганы бар иде. Монда бит ялкын бөтен урманны колачлап алды. Урман эчендә яшибез бит, безнең авыл утрау кебек калкып тора. Шул урман эченнән трасса уза. Машиналарны өч көн авылга кертмәделәр, прописка буенча гына керү рөхсәт ителде. «Юл күренмәде, машиналар төтен эченнән йөрде», — дип сөйли танышларым.

Ут чыккач безгә бер-беребезне барларга, документларны җыярга, өс-башны әзерләп куярга куштылар.

«25 йорт янып бөтенләйгә көлгә әйләнде»

Төмән районында янгын «өсләтеп» янган, ягъни ут агач очларын яндырып барган.

— Авыл халкы, яшьләр янгынны сүндерү эшләрендә катнашты, ут белән көрәштеләр, — дип сөйли Фәнисә апа. — Авылның бер тракторчысы урманга тракторына утырып янгын сүндерергә киткән булган. Чокырга баткан. Трактор утырып калган, ә урман яна икән… «Тирә-якта ут, бар нәрсә яна, мин моннан исән чыга алмам ахры», — дип хатынына шалтыратып әйткән. Исән калуын калган, хәзер реанимациядә ята.

Бездән дүрт чакрым ераклыкта Железный Перебор авылы, аннан тагын ун чакрымда Пышминка. Шундагы 25 йорт янып бөтенләйгә көлгә әйләнде. Үлүчеләр юк, ләкин бөтен мөлкәтләре җир белән тигезләнде. Агач һәм пластик әйберләрнең янган исе бөтен күрше авылларга таралды.

Янган өйләр янындагы өлкә клиник психиатрия хастаханәсе бар иде. Шуларны, Железный Перебор белән Пышминка авылында яшәүчеләрне эвакуацияләделәр. Укучылар Винзили поселогына барып укый иде, аларны кире кайтарганнар, дәресләр үткәрелмәгән.

Бездән җиде чакрым ераклыкта Зәңгәр күл бар. Анда бөтен Төмән халкы килеп ял итә. Аның тирәсендәге йортлар да янган, ул хәзер кап-кара көл эчендә утыра…

«Яңгырларның яуганы юк, туфрак коп-коры»

— Безнең авылны як-яктан Пышма һәм Дуван елгалары уратып алган. Безне шул елгалар саклап калгандыр дип уйлыйм. Тирә-якта күлләр дә бар. Янгыннан котылдык. Әлегә. Әмма һаман да төтен бар, төтен исе бетеп җитмәгән. Ә иртәгәсен белеп булмый, Аллам сакласын. Яңгырларның яуганы юк, туфрак коп-коры.

Бездә, нигездә, ылыслы урманнар. Катнашлары да бар. Елгаларыбыз балыкка бай. Урман безне ашата — җәен җир, нарат, мүк җиләген, көзен гөмбәләр җыярга бара идек. Хәзер барысы да янып беткән.

Янгын сүндерүчеләрнең машиналары һаман да тора. Торфка ут капкан. Юл буйлап карап кайттым: торфны сүндерүләре бик авыр — йә бер җирдән төтен чыга, йә икенче җирдән. Кизү торып, шуны күзәтеп, саклап торалар, — дип сөйләде укытучы ханым.

Янгынны сүндерергә Мәскәү, Курган, Свердловск, Пермь якларыннан да янгын сүндерүчеләр килгән, авыл халкы да кулдан килгәнчә тырышкан. «Янгын соңгы арада еш була башлады әле. Яңгырның яумавы кешелек өчен куркыныч фактор. Киләсе елларда нишләп бетәрбез — бер Аллаһы Тәгалә генә белә», — дип сөйли Төмән өлкәсендәге хәлләрне Фәнисә апа.

Төтен Төмән шәһәренә кадәр җиткән

Төмән шәһәрендә яшәүче Марсель әйтүенчә, төтен кичә Төмән шәһәренә килеп җиткән.

— Төмән районы тирәсендә яңгыннар әле дә бар. Бүген шәһәрдә иртәннән бирле төтен исе килә, моңарчы ул юк иде. Яңгырлар юк, ике атнага бер генә.

«Авыл халкы мәчеткә барып, янгыннан котылу өчен догалар укыды»

Төмән өлкәсендәге янгынны сүндерүдә катнашкан милләттәшебез белән дә сөйләштек. Ул исемен күрсәтмәвебезне сорады — аңлавыбызча, ведомствода бу мәгълүматларны массакүләм мәгълүмат чараларына җиткерүне хупламыйлар. Аның әйтүенчә, янгын 15 май төнге унда башланган. Янгын турында гадәттән тыш режимы Төмән губернаторы Александр Моор карары буенча 11 майда кертелгән булган, әмма бу режим сакланмаган, күрәсең.

— Янгынның эчендә йөрергә туры килде, төнге уникедә урманда идем. Якшәмбе иртәнге дүрттә техника белән бардым. Өч трактор бирделәр. Көн дәвамында 400 гектар мәйдан янгынны сүндерә алдык. Әмма дүшәмбе сәгать тугызда урманның башка җиреннән яна башлады. Анда меңләгән гектар мәйдан янды. МЧС хезмәткәрләре, вертолетлар килде. Хәлебез бик кискен иде: авылдагы кешеләрне эвакуацияләргә әзер тордык. Күрше-тирәләргә хәбәр тараттык, авыл халкы мәчеткә барып, янгыннан котылу өчен догалар укыды. Аллаһы Тәгаләдән исән калуыбызны, авылыбызның, урманнарыбызның янмавын сорадык.Җил безнең авылга каршы иде. Дога кылганнан соң, җил башка якка борылды. Җил юнәлеше үзгәргәнгә күрә авылыбызны янгыннан коткара алдык.

Хатыным телефоннан шалтыратып, хәлемне белешеп торды.

Төтен әле дә бар, аны сүндереп торабыз. Җир кипкән, яңгыр юк, урманда янгын куркынычы бишенче дәрәҗә белән бәяләнә. Ике мең гектарга якын урман янган. Авылыбыз матур җирдә, урман эчендә урнашкан. Янгыннан соң, авылыбызның, урманыбызның яме китте.

Төмән өлкәсендә журналист булып эшләүче Сафия Хәйруллина соңгы арада кайбер урыннарда яңгыр явып үткәнен хәбәр итте:

— Апрель урталарыннан сүндерергә тотынганнар иде, эш әлегәчә дәвам итә. Күптән түгел яңгырлар явып үтте. Вазгыять яхшырыр дип өметләнәм.

«Аллаһы Тәгаләдән газиз башларыбыз исән-сау калса иде, дип сорадым»

Индерәй авылында яшәүче укытучы Рузилә Исмәгыйлева, авыллары янындагы урманның януы турында сөйләде:

— Янгынны күргәч, эчемнән Аллаһы Тәгаләдән газиз башларыбыз исән-сау калса иде, дип сорадым. Аллаһы Тәгалә безне саклар дип ышандым.

Гаскәри кешеләр, янгын сүндерү хезмәткәрләре сакта торды. Янгын авылны читләтеп үтсә дә, йөрәк әрни. Бай урманыбыз янды. Мин үземнән бигрәк, табигатьне кызгандым. Кеше урманны бер дә кадерләми. Йөрәгем сыкрый шуңа.

Моңа охшаш янгын егерме ел элек булган иде. Кеше табигатьнең баласы икәнен онытып китә. Табигатьне җиңәм дип түгел, табигатьне яратып, саклап яшәргә кирәк. Хәзер яшьләрнең фикерләве дә башка, табигатьне сакларга кирәк икәнлеген аңламыйлар.

Янгын авылларга да күчәргә мөмкин дип, бөтен кешене кисәтеп куйдылар, мәктәпләрне дә ябып тордылар. Ул-бу булса, авылдашларыбыз белән кешеләргә ярдәм итәргә әзер тордык, документларны әзерләдек. Вагай авылы якларында янгынны һаман да туктата алмыйлар, диләр. Хәзер Аллага шөкер дип торабыз, көннәр суынып бара.

Җәйгә фаразлар куанырлык түгел…

Рәсми мәгълүматлар буенча, 26 майга өлкәдә гомуми мәйданы 2646 гектар тәшкил иткән ун янгын чыганагы сүндерелгән. «Вәзгыять контрольдә», — дип яза өлкә буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Хәер, янгыннар тәмам котырган мәлдә дә министрлык сайтында шундый ук сүзләр язылган булган.

Телеграм-каналлар урман янгыннарына каршы тиешле чаралар күрмәгән өчен Төмән губернаторы Александр Моор эшеннән алынырга мөмкин дип язалар, чөнки янгынның төп сәбәбе — кешеләрнең коры үләннәргә ут төртүе, шашлыкка, ялга дип чыккан кешеләрнең саксызлыгы икәне ачыкланган. Әмма беренче сигналлар булу белән берәү дә чаң какмаган, Мәскәүгә «бар да контрольдә» дигән хисаплар киткән.

Россия Гринписының урман бүлеге җитәкчесе Алексей Ярошенко «7×7» сайтына бу янгынна «зур масштабтагы гадәттән тыш хәл» дип атаган. Рәсми һәм рәсми булмаган мәгълүматлар бик нык аерыла икән. «Рослесхоз» сайты ресурслары буенча 24 майга урман янгыннары 1,3 миллион гектарга җиткән булса, рәсми мәгълүматлар 197 мең гектар күрсәтә. Моның сәбәбе саннарны яшерү генә түгел, кайбер урманнарның урман фондына кертелмичә, авыл хуҗалыгы статусындагы җирләр булып калуы белән дә аңлаталар. Әмма бу да шактый зур сан: чагыштыру өчен — Татарстанда барлыгы 1,3 млн гектар урман бар.

Экологлар 2021 елның җәендә янгыннар кабатланыр дип фаразлый.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100