news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл фермасында янгында биш кеше һәлак булган

news_top
Авыл фермасында янгында биш кеше һәлак булган
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Оренбург өлкәсе буенча идарәсе Телеграм-каналы

Оренбург өлкәсендә Песчаное авылында терлекчелек фермасында чыккан янгында 5 кеше һәлак булган. Бу хакта «Вести» сайты яза.

Янгын 120 квадрат метр мәйданлы корылманы юкка чыгарган.

«Янгынны сүндергәндә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 5 кеше мәете тапты, аларның шәхесләре ачыклана», – диелә төбәк министрлыгы хәбәрендә.

Янгынны Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының 13 белгече һәм 6 техникасы сүндергән. Якынча мәгълүматлар буенча, ут тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар