Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Авыл эшләп торса, шәһәр халкына яшәргә була". Казанда ярминкәләр башланды

Бакчаларда яшелчә, җиләк-җимеш, кырларда игеннәр җыеп алынды, бәрәңгеләр казылды... Ниһаять, җәй буе тырышып эшләгән авыл халкы җиңел сулап куйды. Бүген районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Казанда ярминкәләр сезонын ачып җибәрде. Көзге ярминкәләрдә авыл халкы шәһәрне “сыйлый”. Арзан гына бәядән җаның ни тели, шуны алып калырга була. Рәхим итеп, ярминкәләргә генә кил!

news_top_970_100
"Авыл эшләп торса, шәһәр халкына яшәргә була". Казанда ярминкәләр башланды
Һәр ел фасылы үзенчә матур. Ләкин юмартлыгы, муллыгы, алтын төсләргә бай булуы белән  көзне башкаларга тиңләрлек түгел. “Көз килде - табын сый белән тулды” – дигән борынгылар. Шулай булмый ни, көз – уңыш һәм муллык чоры. 

Башкаланың "Казан" агросәнәгать паркы территориясендәге ярминкә мәйданчыгы иртә таңнан гөрләп тора иде. Иртәнге сәгать сигездә үк халык тыз-быз килә, кышлык запас туплап калырга ашыга. Кемдер капчыгы белән бәрәңге ташый, кемдер кәрҗиненә яшелчәләр тутырган. Сәүдә рәтләрендә сатыласы товарлар тезелеп киткән, һәркемгә дә республиканың төрле районнарда җитештерелгән җиләк-җимеш, яшелчә, сөт, балык һәм ит продуктларын сатып алырга мөмкин. Үзенә күрә бер бәйрәм сыман үтә ул. Көне дә бәйрәмчә - кояшлы һәм җылы булды, шунлыктан һәркемнең кәефләре күтәреңке иде. Сәүдә нокталарының сатучылары да милли киемнәрдән елмаеп басып торалар, үзешчән артистлар җыр-биюләре һәм гармун моңнары белән каршы ала.

Ярминкәләрнең уңайлы ягы – бер урында кирәкле бөтен продукцияне сатып алырга була, сайлау мөмкинлеге дә зур. Җитештерүчеләр арзан бәяләр белән дә сөендерә. Биредә Мамадыш, Балтач, Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч, Яр Чаллы, Арча районы җитештерүчеләре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары тәкъдим итте.


“Иң күп сатылган әйбер – ит”


Балтач районы ярминкәгә 1 млн 725 сумлык продукция алып килгән. Товар ташуда 25 машина хезмәт күрсәткән. Бу хакта Балтач районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин хәбәр итте. Аның фикеренчә, көзге ярминкәләр шәһәр һәм авыл халкы өчен файдалы.

- Үзебезнең хуҗалыкларда җитештерелгән продукцияне мул итеп тәкъдим итәбез. 25 машина хезмәт күрсәтте, 1 млн 725 сумлык продукция алып килдек. Район исеменнән ун авыл җирлеге, сигез шәхси эшмәкәр килде. Балтачта эшмәкәрләрнең күбесе ит белән сөт җитештерә. Бүген бәрәңгене 12, ашлыкны 9 сумнан сатабыз. Сатырга һәм акча эшләргә мөмкинчелек бар, зарланырга урын юк. Ит бәясе 280-310 сумга кадәр, халык чират торып ала. Иң күп сатылган әйбер – ит. Сатучылар ботлап та, килолап та сатып җибәрә. Фермерларга сәүдә итү өчен зур үзәкләр булдыру өчен төрле таләпләр үтәргә, шактый акча сарыф итәргә кирәк.. Монда исә андый мәшәкатьләр юк, рәхәтләнеп сату итәләр. Ярминкә башында ук ярты продукция сатылып бетте. Шуңа күрә көзге ярминкәләр шәһәрдәгеләргә генә түгел, авыл халкы өчен файдалы. Бәяләр артык арзан дип әйтмәс идем, уртача. Юл чыгымнарын капларга җитә. Аннан соң ярминкә вакытында даими сатып алучылар барлыкка килә, анысы да бик зур файда бит аның. Казанда гына түгел, Балтачта да ярминкәләр оештырабыз. Сатучылар да, сатып алучылар да рәхмәт укый, - диде Фирдәвес Нәбиуллин.

Чыннан да, ярминкәдә иң күп чират ит продуктлары янында иде. Итнең бәяләре төрле. Алар аның төре, итнең кайсы өлеше сатылуына карап куелган. Мәсәлән, куян итенең бер килограммы - 300 сум, ат ите - 250дән башлана, сыер итенең килограммы -270-320, үгез ите - 280-320, дуңгызныкын - 220-280 сумнан сатып алырга була. Кош итенә ассортимент аз, күркә ите бары тик ике җирдә генә сатыла иде. Аның килограммы - 300-350 сум. Казлар – 450 сум, ә үрдәкләр - 350-400, тавык итләре - 200-250 сум тора.

“Шәһәр халкы балның кыйммәт булуына ризасызлык белдерә”

Рәтләр буенча алга таба атлап, күзәтүемне дәвам итәм. Халык шактый күп җыелган, умартачылар бал, прополис, кәрәзле бал белән сәүдә итәләр. Ләкин шәһәр халкының күбесе балның кыйммәт булуына ризасызлык белдерде. 

- Кибеттә дә өч литрлы банкадагы балны 1500 сумга саталар, монда да шул ук бәя. Ярминкәдә бәясе арзан булыр дип килгән идем. Бөтен сәүдә рәтләрен урадым. Узган елгы балның гына бәясен төшереп саталар, быелгысы бөтен җирдә кыйммәт. Алмадым инде, 1000-1200 булса алган булыр идем. Минемчә, бәяләр кибетнекеннән бик күпкә аерылмый. Элек ярминкәләрдә азык-төлек арзан була торган иде, хәзер сатып алучылар күп булгач, бәяләрне күтәргәннәр. Шул сыйфатлы, натураль продукт булганга күрә генә алабыз инде. Кыяр алдым 60-70 сумнан. Һәм помидор - 20-50 сумга. Мәтрүшкәнең бер бәйләмен 50 сумга сатып алдым, - диде Ләйсән Хөснуллина.

“Сыйфатлы бал арзан торырга тиеш түгел”

Бал бәясе хакында Балтач районы Түбән Кенә авылыннан килгән умартачы Айдар Сәмигуллин белән сөйләштек. Сыйфатлы бал арзан торырга тиеш түгел, дигән фикердә ул.



- Умартачылык өлкәсе миңа кечкенәдән таныш, әтием бал кортлары асрады. Беренче сыйныфка укырга кергәндә мин дә умарталыкта кайнаша, аңа ярдәм итә башладым. Бөтен нечкәлекләрен беләм, сигез елдан артык умарталар тотам. Быел бал уңышы әйбәт булды, бал кортлары да үлмәде. Умартачлар сезон саен "Быел бал булмады", - дип әйтәләр. Сата башлагач, кая урнаштырырга белмиләр. Җитештерүчеләрнең арзанга бирәсе, ә алучыларның кыйммәткә сатып аласы килми. Бәяләр уртача, чөнки сыйфатлы бал берничек тә арзан була алмый. Умартачылык өлкәсенең эше бик күп, аны бары тик умартачы үзе генә аңлый шул. Менә балны иснәп, татып кара.Нинди тәмле. Продукциям сыйфатлы, бернинди тәмләткечләр дә кушмыйм. Шуңа күрә сату уңышлы бара, хәзер даими сатып алучыларым да бар. Ярминкәләр товарыңны башкаларга да күрсәтергә мөмкинлек бирә, реклама ясыйсың. Ярминкәләр булмаса, моның кадәр балны кая урнаштырып бетерәсең? Урам чатында сатып булмый. Ярминкәләр шәһәр халкы өчен генә түгел, җитештерүчеләргә дә файдалы. Балтачта ярминкәләр пәнҗешәмбе уза, җомга көнне Әтнәгә барам. Өйдә 30, урманда 80 баш умарта бар. Аннан тыш, 9 сыерыбыз бар. Бездә эш бетми, иртәнге сәгать дүрттән кичке тугызга кадәр хуҗалыкта кайнашабыз. Районнан ярдәм итәләр, алар булмаса моның кадәр эшли алмаган булыр идем. Киров ягыннан 9 сум 50 тиенгә ашлык алып кайта идек, районнан 4 сум 30 тиеннән арпа бирделәр, - ди ул.

Умартачылык продукциясенең бәяләре түбәндәгечә: 3 литрлы банкадагы чәчәк балы – 1500 сум, 100 г бал икмәге (перга) – 250 сум, 100 г чәчәк серкәсе (цветочная пыльца) – 200 сум, 100 г тома балавыз (прополис) – 400 сум тора.

“Авыл хезмәтчәннәре эшләп торса, шәһәр халкына яшәргә була”

Сатып алучылар авыл хуҗалыгы продукциясенең чагыштырмача арзан булуын билгеләп узды. Төп продукт - бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, суганга сорау зур, халык күпләп ала. Бәяләр кибетнекеләр белән чагыштырганда бермә-бер арзанрак. Мәсәлән, бәрәңге – 11-12 сум, Шәһәр халкы бәрәңгене икешәр-өчешәр капчыклап алды. Кишер – 16-18 сум, кызыл чөгендер – 15 сум, кәбестә – 9-12 сум, суган – 15-18 сум, алма – 30-50 сум, йомырка – 42-50 сум (10 данәсе), сарымсакның килограммы – 250 сум, петрушка, укроп, салат яфрагы кебек яшел үләннәрне 20-35 сумга алырга мөмкин.

- Ярминкәләрне көтеп алабыз, сыйфатлы продукция сатып алу өчен яхшы мөмкинлек. Монда шактый әйбер арзан, хәзер кибеттәге бәяләр янына якын килерлек түгел бит. Кеше күп, шуңа күрә иртә белән үк килдем. Сайлап алып була, ассортимент зур. Үзем суган, кишер, сөт ризыклары һәм бал алдым. Үгез ите дә алачакмын, гомумән, күптәннән итне кибеттән сатып алган юк. Чөнки сыйфатлы булуына ышанмыйм. Авыл хезмәтчәннәре эшләп торса, шәһәр халкына яшәргә була. Рәхмәттән башка сүз юк. Ярминкәләрнең яхшы яклары әйтеп бетергесез күп, очсыз бәядән никадәр әйбер алып калырга була бит. Безнең кебек олы кешеләргә әйбәт, әзме-күпме акча янга кала, - дип сөйләде Фәния Сабирова.


“Шәһәр кешесе өчен арзан булгач әйбәт инде, җитештерүчеләргә авыр”

Алмаз Шәйхетдинов ярминкәгә гаиләсе белән килгән. Алар фикеренчә, ярминкәләрдәге продукция сыйфат ягыннан югары.

- Авыл кешесе алдап сатмый, продукциясенә химия һәм зарарлы әйберләр кушмый. Без шәһәрдә яшибез, шуңа күрә азык-төлекне кибетләрдән алырга туры килә. Авылныкына җитәме соң инде? Килүгә үк бәяләрне карадык. Шәһәр кешесе өчен арзан булгач әйбәт инде, җитештерүчеләргә авырга туры киләдер. Күпме хезмәт, көч куеп әзерлисең бит. Ярминкәдә ел саен балык алабыз. Үзебезнең ышанычлы, һәрдаим элемтәдә торган җитештерүчебез бар. Балыклары тәмле була, - диде ул.

Ярминкәдә чуртан – 120-140 сум, табан балыгы – 100-120 сум, сазан – 190 сум, җәен - 180, алабуга - 250 сум тора иде.

“Үзебез өчен тиеннәр генә эшлибез”

Шәһәр халкы өчен ярминкәләр арзан бәядән сыйфатлы продукция алу урыны булса, җитештерүчеләрнең моңа үз фикере. Куелган бәяләрнең арзан булуыннан риза булмаучылар бар.

- Яшелчәләргә бәя бик түбән, аны бит күпме карап үстерәбез. Кишер, чөгендер һәм суганны 10 сумнан сатабыз, бөтенләй “юк” бәя. Җәй буе кәбестәне 9-12 сумнан сатабыз. Ә кибетләрдә бәясе 15 сумнан да кимегәне юк. Үзебез өчен тиеннәр генә эшлибез. Юл чыгымнарын исәпкә алсак, бөтенләй бушка эшләгән булабыз. Камыр ризыклары да пешереп алып килгән идек, алар бөтенләй сатылмады. Күпме әйбер әрәм дигән сүз. Күзәтеп торам, халык ит һәм бәрәңгедән башка әйбер алмый, - дип зарланды исемен әйтергә теләмәгән апа.

Сәүдә шәһәрнең 14 мәйданчыгында оештырыла, киңәйтелгән форматта алар 7 урында уза.Ярминкәләр Авиатөзелешһәм Яңа Савин районнарында урнашкан “Бәхетле” сәүдә үзәге янында, Тинчурин скверы каршында, Киров районындагы “Җиләк бистәсе” сәүдә үзәге каршында, Идел буе районындагы “Чулпан” мәдәни үзәге янында, Совет районында урнашкан “Казан” агропаркы территориясендә һәм Дәрвишләр бистәсендә Липатов ур., 7 адресы буенча оештырылган. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре атна саен, шимбә көннәрендә 6.00 сәгатьтән 12.00-14.00 сәгатькә кадәр үтәчәк. Шәһәр халкы 29 декабрьгә кадәр авыл продукциясен сатып алу мөмкинлегенә ия.

Ярминкәдә - Президент!


"Казан" агросәнәгать паркы ярминкә мәйданында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды. Аның белән ярминкә барышын вице-премьер –Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар күзәтте.

Рөстәм Миңнеханов сәүдә рәтләрендә йөрде, җитештерүчеләр һәм сатып алучылар белән аралашты, бәяләр һәм ассортимент белән танышты, куелган продукциянең сыйфатын бәяләде.

Казанда бакчачылар да бәйрәм итте

Бүген, “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә бакчачылар бәйрәме дә узды. Шул уңайдан Рөстәм Миңнеханов барлык бакчачыларга котлау сүзләрен җиткерде.

- Хәерле көн, хөрмәтле казанлылар! Шушы Бакчачылар көне уңаеннан оештырылган "Бакча- 2018" чарасын оештыручыларга бик зур рәхмәт, матур итеп әзерләнеп килгәнсез. Бакчачылыкны үстерү өчен Татарстанда махсус программа эшли, бик зур эшләр алып барыла. Әлеге программа кирәк, бакчачылык ширкәтләрен үстерү өчен зур мөмкинлекләр бирә. Аның нигездә Татарстанда бакча участокларына илтүче юллар төзелеше, су һәм ут белән тәэмин итү объектлары булдырыла. Бакчачыларга киләчәктә дә ярдәм итәрбез. Бакчачылар - тырыш кешеләр, үзләренең бакчаларында күпме җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр, - диде ТР Президенты сәхнәдәге чыгышында.

"Казан" агросәнәгать паркы мәйданына республика бакчачылары үсенте, агач, орлыклар белән сату итте. Аннан тыш, мастер-класслар оештыралар, тәҗрибә уртаклаштылар.

Республикада бакчачылык өлкәсенә игътибар арткан

Республикада соңгы елларда бакчачылык өлкәсенә игътибар арткан, бакчачыларга эшләү өчен уңай шартлар булдырылан. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйтте.

- Бүген Татарстан өчен тарихи вакыйга, беренче тапкыр бакчачылар көнең зурлап билгеләп узабыз. Бәйрәмнең максаты - бакчачылар хәрәкәтен популярлаштыру. Республикада 1500 бакчачылык ширкәте эшләп килә, аларда 317 меңгә якын участок урнашкан. Соңгы елларда бакчачылык өлкәсенә игътибарны арттырдык, бакчачыларга эшләү өчен уңай шартлар булдырдык. Барлык эшләр дә Татарстан Республикасы җитәкчелеге, Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башкарыла. Республикада икенче ел бакчачыларга ярдәм программасы эшли. Бакчачыларга булышу өчен программа булдырылды, хәзер ул ике елдан артык уңышлы гына эшләп килә. ТР җитәкчелеге тарафыннан тагын бер карар кабул ителде, ул бакчачылыклар ширкәтләреннән эчке инфраструктуралары объектларын капиталь ремонтлауны финанслауны күздә тотачак. Нәрсә ул бакчачылык? Без бу хакта төрлечә фикер йөртәбез. Ул авыр хезмәт тә, рәхәт ял да. Бүгенге бәйрәмне ярминкә белән бергә туры китереп үткәрүебез юкка түгел, чөнки уңыш һәм муллык бәйрәме. Бу чараны оештыручылар - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм бакчачылар, - диде ул.

Николай Титов әйтүенчә, күпчелек бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәтләре Казан, Чаллы һәм Түбән Кама тирәсендә урнашкан. "Киләчәктә аларның саны артыр дип уйлыйм", - диде ул.

Татарстанның иң төп бакчачысын бүләкләделәр

Тантаналы чарада Николай Титов Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекинны бакчачылык өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен бүләкләде. Аңа Почет грамотасы һәм истәлек билгесе тапшырды.

- Владимир - тыңгы белмәс, үз максатларына ирешүчән кеше. Әлеге бүләккә ул лаек, - диде ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары.

Бакчачылар көнен күптән көттек, бүген зур бәйрәм. Бакчачылар җәмгыяте - кечкенә генә дәүләт. Бакча ял итү урыны гына түгел, ә халыкны туендыручы урын. Республика җитәкчелегенең ярдәмен тоябыз, шуңа күрә алга планнарыбыз зурдан. Бакчачылык өлкәсен зурлавыгыз өчен рәхмәт, - диде Татарстан Бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин.

Бакчачылар көнен рәсми рәвештә билгеләп узачаклар

Әлегә Республликада Бакчачылар көне рәсми рәвештә игълан ителмәгән, ләкин киләчәктә бу хакта карар чыгарга мөмкин. ТР Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов Бакчачылар көне уздыруны традициягә кертергә кирәк, дип саный.

- "Бакча 2018" бәйрәме бакчачыларны олылау өчен оештырылды. Бакчачылар арасында төрле яшьтәге кешеләр бар, ләкин аларны табигатькә һәм туган җирләренә мәхәббәт берләштерә. Алар бу дөньяны яктырта, үзләренең хезмәтләре белән күпләргә үрнәк булып тора. Бакчачылык өлкәсе үзенчәлекле, Татарстанда һәр дүртенче кеше аның белән шөгыльләнә. Бакчачылар - иҗади, актив, тырыш һәм үз эшләренә тугры кешеләр. Бакчачылык шөгыль генә түгел, күңел хәләте. Яз җитүгә ул иртәдән кичкә кадәр бакчасында казына. Бүген республиканың төрле районнарыннан җыелган бакчачылар очрашты, тәҗрибә уртаклашу өчен зур мәйданчык бу. Бу көн традицион булырга тиеш. Бакчачыларга сыйфатлы продукция өчен рәхмәт әйтәбез, һәр ел мул уңыш белән сөендереп торсыннар, - диде Валерий Власов.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатының тәкъдимен бакчачылар һәм бәйрәмне тамаша кылган һәр кеше алкышлар белән хуплады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100