news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Авыл елгасындагы үрдәкләрне карарга киткән малай батып үлгән

news_top
Авыл елгасындагы үрдәкләрне карарга киткән малай батып үлгән
Фото: БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты телеграм-каналы

Башкортстанның Стәрлетамак районындагы Өршәк елгасында бер малай батып үлгән. Бу хакта БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр, дип яза «Башинформ».

«12 август төнендә коткаручылар югалган 2010 елда туган малайны эзләргә чыкты», – диелә комитет хәбәрендә.

Якынча мәгълүматларга караганда, малай 11 август кичендә Стәрлетамак районының Боголюбовка авылындагы өеннән Өршәк елгасы буендагы үрдәкләрне карарга чыгып киткән, шуннан соң югалган. 12 август иртәсендә коткаручылар суда аның мәетен тапканнар.

11 августка булган мәгълүматларга караганда, Башкортстанда ел башыннан судан 91 кешенең мәетен чыгарганнар. Шуларның 8е – балалар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе мәгълүматлары буенча, бу вакыт эчендә суда 11 кешене коткарганнар, шуларның 6сы – балалар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар